Татарстанда җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре җитми
Республикада җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләренә кытлык күзәтелә.
«Якындагы елларда ниндидер үзгәрешләр булмаса, кирәкле контингентны югалтачакбыз",-диде брифинг барышында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Рифат Кәтипов.
Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч — кадрлар составын саклап калу.
- Без талантлы, өйрәтелгән хезмәткәрләрне саклап калырга тырышабыз. Өйрәтү һәм белем, аңлау күләмен бирү өчен шулкадәр вакыт кирәк. Ул китә, аның урынына ким дигәндә ике ел җинаятьләр буенча тулы күләмдә эшли алмаган хезмәткәр килә, шундук асылын аңлый алмый, — дип белдерде Рифат Катипов. Таләпләр кимеми, арта барган йөкләнеш калган хезмәткәрләргә төшә, диде ул.
-Республикада хәзер дәүләт дәрәҗәсендә күрсәтелә торган төрле мөмкинлекләр, безнең хезмәткәрләргә ниндидер өстәмә түләүләр — алар зур түгел, әмма безнең өчен сизелерлек. Якындагы елларда ниндидер үзгәрешләр булмаса, хезмәткәрләрне югалтачакбыз, - ди җинаятьчеләрне эзләү башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда участковыйлар вакансияләренең 40% ка якыны тутырылмаган килеш кала . Әгәр 2023 елда кадрлар кытлыгы 28,1% (354 кеше) булса, 2024 елга күрсәткеч 32,6% ка (418 кеше) кадәр үсте. Агымдагы елның беренче 10 аенда вәзгыять 39,1% ка кадәр начарайды (501 кеше).
Чыганак: Реальное время
фото «Реальное время»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев