Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда җитештерелгән ряженкада эчәк таякчыгы табылган

Сатып алган продуктның яраклылык срогына һәм бөтенлегенә игътибар итәргә онытмагыз

Татарстан предприятиеләренең берсе җитештергән ряженкада эчәк таягы тапканнар.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтүендә хәбәр итүләренчә, бактерияләр 2,5% майлы үрнәкләрне лаборатор тикшергәндә табылган. Аларның булуы продукт сыйфатлы эшкәртелмәгән һәм агулануга китерергә мөмкин дигәнне аңлата. Моннан тыш, үрнәкләрдә спирт тәме һәм ряженканың әче исе барлыкка килүгә китерә торган чүпрә һәм күгәрек тапканнар.

Ведомствода татарстанлыларны савытның яраклылык срогына һәм бөтенлегенә игътибар итәргә өндәделәр, ә сатып алынган продуктны кояш яктысыннан еракта суыткычта сакларга киңәш итәләр.

ТАТАР ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев