Татарстанда кар тәүлегенә 3-4 сантиметр тизлек белән эри
Республикада март рекордлы җылы килде.
Яз рәсми рәвештә 20 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкән көнне башланып китте. Атна буе көннәр җылы торды, ләкин тенденция үзгәрә. Татарстанга циклон килде, бераз суытты.
Кышын кар катламының максималь биеклеге 91 сантиметр тәшкил иткән. Бу нормадан шактый югары. Хәзерге вакытта кар тәүлегенә 3-4 сантиметр тизлек белән эри. Казанда язгы ташу Совет, Киров һәм Идел буе районнарына кагылачак. Республикада барлыгы 218 торак пункт, 55 юл участогы һәм 28 күпер аерым контрольдә.
Каргалар артыннан тургайлар, сыерчыклар, казлар һәм челәннәр очып килде. Орнитолог Сергей Неклюдов билгеләп үткәнчә, соры челән гадәттәгедән иртәрәк әйләнеп кайткан, гәрчә сулыклары боз астында булса да. Иннополиста беренче уянган еланнарны күргәннәр.
Дүшәмбегә кадәр җирнең магнит кыры тынгысыз булачак, дип хәбәр итә «Татарстан хәбәрләре».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев