Татарстанда кемнәр санаторийларда бушлай дәвалана ала?
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре шифаханәләрдә дәүләт хисабына дәвалана ала. Бу хакта «Татар-информ»материалында.
Шифаханәдә бушлай дәвалану социаль хезмәтләрнең федераль җыелмасы кысаларында медицина күрсәткечләре буенча бирелә.
Кемнең бушлай юлламага хокукы бар:
- сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
- Бөек Ватан сугышы елларында хәрби объектларда хезмәт иткән яисә эшләгән гражданнар;
-сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары;
- «Житель блокадного Ленинграда» һәм «Житель осаждённого Севастополя» таныклык ияләре;
- бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туганнары;
- инвалид кешеләр, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар;
-Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә зыян күргән затлар.
Озата баручы зат өчен юллама
18 яшькә кадәрге инвалид балага яки I төркем инвалид гражданга шифаханәдә дәвалану таләп ителгән очракта озатып йөрүчегә юллама түләүсез каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев