Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда контрактникларга арттырылган түләүләр 20 августка кадәр озайтылды

Татарстанда контрактникларга бер тапкыр бирелә торган 1 миллион 5 мең сум күләмендә арттырылган түләүне 2024 елның 20 августына кадәр саклап калу турында карар кабул ителде.

 Бу моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары. Аның турында 2024 елның 5 июлендә игълан ителде. Шул ук вакытта түләү сроклары быелның 31 июленә кадәр дип әйтелгән иде.

«Махсус хәрби операциядә безнең кешеләр Россия дәүләте мәнфәгатьләрен, безнең суверенитетны яклый. Ә без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез», – дип ассызыклады июль аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Бүгеннән Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 миллион сумга кадәр түләүләр алырга мөмкин.

Түләүләр күләменең артуы РФ Президентының күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле (элек 195 мең сум иде).

Шул ук указ белән Владимир Путин төбәкләр хакимиятләренә федерация субъекты акчаларыннан тагын 400 мең сум түләргә киңәш итте.

2024 елның 1 августыннан Татарстанда контракт имзалаган чит ил гражданнары, мобилизацияләнгәннәр, срочниклар да югары түләүләр алырга мөмкин. Махсус операциядә катнашырга теләүче чит ил кешеләренә үзләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен РФ гражданлыгы һәм ИНН алу мөмкинлеге каралган.

Татарстанда контракт хезмәтенә рәсмиләштерү процедурасы бер көннән дә артык вакытны алмый. Башка шәһәр һәм регионнардан килүчеләр өчен юл йөрү, яшәү һәм туклануга түләүләр каралган. Алар хәрби белгечлек һәм хезмәт узу өчен частьне үзләре сайлый ала. Контрактны имзалаганнан соң алар бер тапкыр бирелә торган түләү, кием-салым, кирәкле әйберләр комплектын алалар.

Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Сугышчыларның гаиләләре тулы опекага алына.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kontraktniklarga-tulaular-17-million-sumga-itte-5891261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев