Татарстанда коткаручылар танкта бикләнеп калган ике баланы иреккә чыгарган
Яңалыклар

Татарстанда коткаручылар танкта бикләнеп калган ике баланы иреккә чыгарган

Әлеге хәл кичә, 30 июльдә, Әлмәт районында булган.

Әлмәт районы Ямаш авылында һәйкәл итеп куелган Т-44 танкына ике бала бикләнеп калган. "Ике бала - 2009 елгы кыз һәм 2004 елгы малай Т-44 танкына менә, танк төбендәге люкны ачып эчкә керә. Әмма кире чыкканда үз көчләре белән люкны ача алмыйлар", - дип җиткерелә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.
Коткаручылар балаларны иреккә чыгара. Алар белән барысы да тәртиптә.

Нет комментариев