Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М12 автотрассасы маршрутын җирле халык теләген исәпкә алып үзгәрттеләр

Казан - Мәскәү автотрассасын төзү буенча эшче төркем утырышында трассаның икенче этап аствндагы сигезенче участогы схемасын карадылар.

М12 Мәскәү - Казан тизйөрешле трассасын узу маршрутын Татарстанның Лаеш районында җирле халык теләкләрен исәпкә алып үзгәрттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомобиль юлларын төзү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

"Без Каипаны урап уза алдык, димәк, халыкка борчылырга кирәкми. Бу бик җитди мәсьәлә иде. Без Кызыл Ил авылы янында шактый зур урман массивын саклыйбыз, проектлаучылар яхшы карар таптылар. Тарлаш авылыннан бераз ераклаштылар. Автомобиль юлыннан алып Пелево һәм Державино торак пунктларына кадәр ара уңайлы яшәүгә комачауламаслык", - диде Миндортранс башлыгы.

Министр сүзләренә караганда, Орел авылы янында узачак трасса буенча эзләнү алып барыла. «Гидрогеология өйрәнелә. Бәлки, трассаны төшерү буенча техник чишелешләр табар. Ягъни юл "грунт тоннеле" кебек барачак. Техник карарлар өстәмә рәвештә тавыштан саклану чараларга юнәлтелә, - диде ул. Ягъни, әкренләп без әйткән идеаль чишелешне таба барабыз».

Мәскәү - Казан тизйөрешле автомобиль юлы республиканың биш районы территориясендә узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км - Татарстанда. Автомагистраль төзелеше сигез этапка бүленәчәк. Җиденче һәм сигезенче этап Татарстанга туры килә.

"Санкт-Петербург Гипростроймост" институты" АҖ җитәкчесе Виктор Алексеев сигезенче участокны ике подэтапка бүлү турында карар кабул ителгәне турында сөйләде. "Беренче участок - 663 км дан 701 нче км га кадәр, икенчесе - 701 км дан 729 нчы км га кадәр. Беренче участок - Мишәгә, соңгысы - Шәле - Сорочьи Горы юлындагы транспорт чишелешенә кадәр. Трассаның торак пунктлардан шактый еракта салыну альтернатив вариант буенча үсеш планы эшләнде. Карст берәмлекләренең автомобиль юлларының үтүенә тәэсире юк. Хәзерге вакытта территорияне соңгы участок буенча планлаштыру тәкъдимнәре эшләнә ", - дип ачыклык кертте ул.

Алексеев территорияне ызанлау документларын алга таба карау өчен ай азагында Росавтодорга җибәрү планлаштырыла, дип өстәде.

«Хәзер инженерлык тикшеренүләре башкарыла. Юлдан файдаланучыларга һәм аннан читтә булганнарга куркынычсызлыкны тәэмин итүче барлык гамәлдәге нормативларга туры килә торган корректлы карар кабул итү өчен кирәкле эшләр башкарыла ", - дип йомгаклады ул.

ТР Транспорт министрлыгында Мәскәү - Казан тизйөрешле автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук автомагистраль төзелергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Фото: Алексей Угаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев