Татарстанда менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен ярдәм турында сөйләделәр
Татарстан Республикасында менталь тайпылышлары булган кешеләр яши торган гаиләләргә ярдәм итү буенча инфраструктура булдырылган.
Фото: © «Татар-информ»
Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстанда психик тайпылышлары булган 80 мең кеше һәм алты меңгә якын бала яши. Медик-социаль экспертиза бюросы нәтиҗәләре буенча, беренче тапкыр инвалидлык алган һәр өченче бала психик тайпылышларга ия, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Мондый авырулардан интегүче кешеләрнең күплеген исәпкә алып, мөмкинлеге чикле булган балалар үскән гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән учреждениеләр челтәрен дәүләт актив үстерә. Бу учреждениеләр баланы гаиләдә калдырырга, аның үсеше өчен уңай шартлар тудырырга, социаль ятимлекне булдырмый калырга ярдәм итә. Кызганыч, еш кына ата-аналар, мондый балаларны контрольдә тотудан һәм тәрбияләүдән арып, алардан баш тарта һәм ятим балалар өчен дәүләт учреждениеләренә тапшыра.
«2020 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында инвалид һәм өлкәннәр өчен бүлекләр ачыла башлады, анда мөмкинлеге чикле булган кешеләргә көненә дүртәр сәгать хезмәт күрсәтелә», – диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.
«Хәзер бу учреждениеләрнең үсеше «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәвам итә. Бүгенге көндә республикада 48 көндезге тору бүлеге (төркеме) эшли: халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында тугыз көндезге тору бүлеге һәм 36 көндезге тору төркеме, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре базасында өч көндезге тору бүлеге бар», - диде ул.
Аның әйтүенчә, бүлекләрдә менталь тайпылышы булган кешеләр көнкүреш хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үзләштерә башлаган, пешерергә һәм кер юарга өйрәнгән. «Аларны караган һәм шул сәбәпле эшли алмаган кешеләрнең тормышы күпкә яхшырды. Әмма иң мөһиме – бу үзгәрешләр уңай йогынты ясады», - дип сөйли министр урынбасары.
Тупланган тәҗрибә нигезендә 2021 елдан башлап барлык социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә мондый бүлекләр ачыла башлаган. Хәзер бөтен республика буенча менталь тайпылышлары булган яшь инвалидлар бүлеккә килеп, барлык кирәкле хезмәтне ала ала. 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен бүлекчәләргә йөрү бушлай, ә 18 яшьтән гаиләнең уртача кеременнән чыгып, түләү билгеләнә.
Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, узган ел инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренең көндезге тору бүлекләрендә (төркемнәрендә) 1 107 кеше социаль хезмәт алган, шул исәптән 42 балигъ булмаган бала. 2020 елда шундый ук хезмәтләрне 159 кеше алган, 2021 елда – 984, 2022 елда – 1 101, 2023 елда – 1 094 кеше.
Юлия Абдреева ассызыклаганча, мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшләү мөһим. «Аларны мөмкинлекләре чикле булган туганнарын карау күнекмәләренә өйрәтәләр, шулай ук төрле психологик тренинглар үткәрәләр. Бу аеруча мөһим, чөнки ата-аналарның күбесе җитди психологик киеренкелек кичерә, ярдәмгә, ялга мохтаҗ. Мондый бүлекләр гаиләне саклап калуда зур роль уйный. Алар кешеләргә якыннарын караудан баш тартмаска, бер үк вакытта үз тормышларын кайгыртырга мөмкинлек бирә», - диде белгеч.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-mental-taipylyslary-bulgan-keselar-ocen-yardam-turynda-soiladelar-5903567
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев