Татарстанда миллионнан артык ПЦР-тестлар уздырганнар
Яңалыклар

Татарстанда миллионнан артык ПЦР-тестлар уздырганнар

Узган тәүлектә Covid-19гаа республиканың 7 меңгә якын кешесен тикшерделәр.

Татарстанда ПЦР методы белән миллионнан артык тест үткәргәннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә республика буенча тулаем алганда 1 017 813 тест уздырылды, ягъни без тестлаштыру өлешендә миллионлаган тамгадан уздык», - диде спикер.

Узган тәүлектә республикада 6 мең 915 тест үткәрелде. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда тәүлек эчендә 58 кеше инфекция йоктырган.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.ru


Нет комментариев