Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда нефть ничә елга җитә

Кичә республика нефтьчеләренә яңа бурычлар билгеләделәр. "Безгә киләчәккә карап эшләргә кирәк", - диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Нефть саммиты"нда. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә узган чарада рес­публикадагы "кара алтын" чыгаручы оешмаларның еллык эш нәтиҗәләре, тармакны үстерү турында сөйләштеләр. Мәгълүм булганча, Татар­стан­да мондый җыен 2001 елдан бирле ел саен...

Кичә республика нефтьчеләренә яңа бурычлар билгеләделәр. "Безгә киләчәккә карап эшләргә кирәк", - диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Нефть саммиты"нда. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә узган чарада рес­публикадагы "кара алтын" чыгаручы оешмаларның еллык эш нәтиҗәләре, тармакны үстерү турында сөйләштеләр.

1-1

Мәгълүм булганча, Татар­стан­да мондый җыен 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чараның рәсми булмаган исеме дә бар. Аны "Нефть саммиты" дип йөр­тәләр. Биредә республика өчен генә түгел, ил күләмендә әһә­миятле мәсьәләләр күтәрелә. Быелгы саммитта күбрәк нефть­нең авыр чыгарыла торган за­паслары турында сөйләш­те­ләр. "Соңгы елларда нефть тар­магын үстерү өчен зур эш баш­карылды, - диде Рөстәм Миңне­ханов. - Чимал чыгару авыр­лашкан саен, заманча техноло­гияләрне дә, инвестицияләрне дә күбрәк җә­леп итәргә кирәк. Бу - дәүләт та­рафыннан ярдәм ча­раларына да кагыла. Безнең берничә тәкъ­димебез бар инде. Аларны фе­дераль үзәккә җит­кердек тә. Әй­тергә кирәк, илнең Энергетика һәм Финанс ми­нистр­лыклары бу мәсьәләдә без­нең белән килешә. Авыр чыга­рыла торган запас­ларны табарга әзер булмасак, киләчәктә шак­тый катлаулы хәлдә калуыбыз да бар". Әнә шуңа күрә иртәгәсе көн турында уйлап эш­ләргә ки­ңәш итте Рөстәм Миңне­ханов.Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, Та­тар­­станда 16,6 миллион тонна "ка­ра алтын" чыгарганнар. Алда­гы ел белән чагыштырганда, бу 200 мең тоннага күбрәк. Шуның 13,1 миллион тоннасы "Тат­нефть" өлешенә туры килә.

Та­тарстанның "Стратегия- 2030" үсеш програм­масы ниге­зендә әлеге күрсәткечне елына 33 миллион тоннага кадәр җиткерү дә каралган. "Әлеге тармакның тот­рыклы эше Татарстан икъ­ти­садының үсешен һәм көн­дәш­лекне билгели", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, республика нефтьче­лә­ре соңгы стадиядәге, авыр табыла торган запаслар һәм битум нефте чыгарыла торган урыннарда эш­ләргә махсуслашкан. Бүген исә бу мәсьәлә ил күләмендә дә зур әһә­мияткә ия. "Әлеге тармакта шактый фәнни һәм җитештерү тәҗ­рибәсе бар. Бу - безнең өстен­лек, - диде республика башлыгы. - Бүген ил базарында гына түгел, аннан читтә эшләү мөмкин­лек­ләрен дә карарга кирәк".Форум эшендә Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов та катнашты. Аның әйтүенчә, Татарстан Президенты тәкъдиме буенча федераль органнар ябышкак нефтьне чыгаручы оешмаларны икътисадый яктан кызыктыру юлларын эз­ләргә ке­решкән дә инде. "Бу - бик акыллы, дөрес һәм урынлы фикер", - диде ул. Утырышка кадәр кунаклар республика оешмалары һәм уку йортлары тәкъдим иткән күргәз­мәне дә карады. Нефть тармагын үстерүгә кагылышлы яңа­лыклар­ны Рөстәм Миңнеханов та, Кирилл Молодцов та югары бәя­ләделәр. Күргәзмәне Мәскәүгә дә алып барачаклар.

Бүген Татарстан илнең химия һәм нефть химиясе үзәге булып санала. Әлеге тармакның иң заманча предприятиеләре дә республикада урнашкан. Биредә 49 меңгә якын кеше эшли. Республика икътисады табышының 67 проценты нефть-газ-химия комплексы пред­приятиеләренә туры килә. Әлеге оешмалар тышкы сәүдәдә дә мө­һим урын алып тора. Татарстанда читкә чыгару өчен җитештерелгән продук­циянең 90 процентын нефть-газ-химия комплексы тәэ­мин итә. Илдә кризис булуга да карамастан, нефть тармагы ярдәме бе­лән республика тотрыклы үсеш­кә ия. Бу исә икътисадый тотрык­лылыкны саклап калырга ярдәм итә. Ә узган елгы нәтиҗәләр чимал чыгару мөмкинлекләренең җи­тәр­лек булуын раслады. Бел­геч­ләр фикеренчә, Татарстанда нефть чыгару тармагының ки­ләчәген 150 елга кадәр фаразлап була.

("Ватаным Татарстан", /№ 99, 10.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев