Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда октябрь урталарында югалган хатын-кызның мәетен тапканнар

Әлмәттә яшәүче 49 яшьлек Светлана Галиәкбәрова 16 октябрь көнне көндезге 10да өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Светлананы бөтен шәһәр белән эзлиләр: урамда листовкалар тараталар, фотоларын ябыштыралар, көне-төне волонтерлар, хатын-кызның туганнары эзләү эшләре алып баралар. Бүген исә коточкыч хәбәр килеп иреште ­ - Светлана Галиәкбәрованың үле гәүдәсен тапканнар. Кайда,...

Әлмәттә яшәүче 49 яшьлек Светлана Галиәкбәрова 16 октябрь көнне көндезге 10да өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Светлананы бөтен шәһәр белән эзлиләр: урамда листовкалар тараталар, фотоларын ябыштыралар, көне-төне волонтерлар, хатын-кызның туганнары эзләү эшләре алып баралар. Бүген исә коточкыч хәбәр килеп иреште ­ - Светлана Галиәкбәрованың үле гәүдәсен тапканнар. Кайда, ничек, хатынның ни рәвешле һаләк булганы турында берни дә әйтелми.

Әлмәттә мондый хәл беренче тапкыр түгел инде. Күптән түгел анда Гюзелия Маховыхның үле гәдәсен тапканнар иде. Бу хакта МОНДА укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X