Татарстанда орлыкларга чәчү алды тикшерүе уздырыла
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре ел башыннан орлыкларны фитоэкспертизалауга керештеләр.
Орлыкларда фузариоз инфекция табылды, гельминтоспориоз, альтернариоз инфекция дә өстенлек итә. Бу узган елгы һава торышы шартларына, шулай ук ашлыкны саклау һәм эшкәртү режимнары төгәл үтәлмәүгә бәйле.
Аерым партия орлыкларда фузариоз инфекция аркасында орлыкларның зарарлануы 9 %ка кадәр җитә, гельминтоспориоз инфекция аркасында - 25 %ка кадәр.
Фузариоз инфекция – үсентеләрдә беренчел, икенчел тамыр өлеше, тишелеп чыга торган беренче яфраклар (колеоптиль) һәм җир астындагы узельлар аралыгындагы тамырлар коңгырт төс ала. Зарарланган үсемлекләрнең үсеше әкренәя, башак тулмыйча, җиңел кала һәм начар өлгерә.
Гельминтоспориоз инфекция – беренчел һәм икенчел тамырлар, җир астындагы җиргә якын яшь үрентеләр (узлы кущения) һәм җир өстендәге сабак өлеше коңгырт төс ала һәм чери башлый. Үсемлекләр начар үсә, сабак төссезләнә һәм аның продуктив өлеше һәлак була. Кайчакта башактагы орлыклар коңгырт төскә кереп, бөрешәләр. Әлеге инфекция “кара яшь үсенте” барлыкка килүгә сәбәп була.
Фузариоз, гельминтоспориоз инфекция бөртеклеләр уңдырышлылыгын 20%ка һәм аннан күбрәккә дә киметергә мөмкин, чөнки орлыклар тишелеп чыкканда ук зарарланган һәм күпчелеге һәлак булган була. Моннан тыш, тамырдан черү ашлыкның сыйфатын, протеин, аксым, крахмал, җилем (клейковина) микъдарын киметә, онның һәм аннан әзерләнгән икмәк әйберләренең сыйфатын төшерә.
Агулау чарасын дөрес сайлау өчен чәчелә торган барлык орлыкларга фитопатологик анализ ясарга кирәк.
Көрәш чаралары: орлыкларның фузариоз-гельминтоспориоз черү белән зарарлану дәрәҗәсе 10%ка кадәр булганда, ягъни бик югары булмаганда, экологик зарарсыз һәм бәясе ягыннан икътисадый аклый торган Баксис, Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М кебек биопрепаратлар кулланырга кирәк.
Орлыкларның зарарлану дәрәҗәсе уртача булганда – баклардагы химик һәм биологик препаратлар катнашмаларын куллану отышлырак. Алар белән орлыкларны чәчү алдыннан эшкәрткәндә нәтиҗә бик әйбәт була. Орлык үсә башлаганда химик агуларның яклау срогы бик озакка бармый, ә биологик чараларның тәэсир итү көче озаккарак сузыла, ул үсемлекләргә зыян салмый һәм химик йогынтыдан килгән стрессны ала.
Орлыкларның зарарлану дәрәҗәсе югары булганда - химик препаратлар кулланырга кирәк. Ике яисә өч компоненттан торган препаратлар куллану нәтиҗәлерәк була.
Препаратларны “Татарстан Республикасы территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге” нигезендә кулланырга кирәк. Куллану регламентын, шәхси гигиена һәм техника иминлеге кагыйдәләрен катгый үтәү таләп ителә.
Фото: rosselhoscenter.com
Чыганак: Информационно-Технологический Отдел филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев