Татарстанда партояклы терлекләрне кертүне вакытлыча тыйдылар
Татарстанда барлык төр партояклы хайваннарны, нәселле хайваннардан тыш, республикага кертүне вакытлыча тыйдылар. Чикләү махсус боерыкка кадәр гамәлдә булачак.
Мондый карар кичә республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Россиядә хайваннарның йогышлы авырулары буенча вәзгыять сизелерлек начараю сәбәпле, бүген без республика штабының чираттан тыш утырышын уздырабыз", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларын терлекләрне тотуның ветеринария-санитария нормаларын төгәл үтәргә өндәде. Аерым алганда, аларны карап тотуның ябык режимын билгеләргә, биологик яклауны тәэмин итәргә, транспорт чараларын дезинфекцияләргә, санитария үткәрү пунктлары эшен оештырырга, шулай ук терлекчелек комплексларына килүчеләрнең барысын да контрольдә тотарга кирәк.
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына терлекләрне вакытлыча тоту (карантин) өчен терлекчелек объектларыннан кимендә 5 километр ераклыкта урын оештырырга кирәк», – дип белдерде Гарипов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулары республика икътисады өчен куркыныч тудыра, чөнки предприятиеләргә һәм хуҗалыкларга җитди матди зыян китерә, дип өстәде.
ТАТАР ИНФОРМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев