Татарстанда Пензада ясалган Aloe Vera эчемлеге сатудан алынды
Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
«ВЕЛЬТА-Пенза» җәмгыяте җитештергән 16 шешә куркыныч эчемлек Aloe Vera Яр Чаллыдагы ике кибет киштәләреннән алынган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Элегрәк «Гадел билге» маркировкасы системасы Роспотребнадзор кушуы буенча Aloe Vera татлы эчемлегенең дүрт төрен сатуны туктатты, ә эчемлектә ацетон табылуы турындагы мәгълүмат таралды.
Көндәлек мониторинг барышында Роспотребнадзор идарәсе белгечләре эчемлекнең Чаллы проспекты, 9А һәм Казан проспекты, 106 адреслары буенча ике кибеттә сатылуын ачыклаган.
Кибетләрендә куркыныч продукция сатылган эшмәкәрләргә карата административ эш кузгату турында Карар кабул ителгән.
"Әлеге продукция сәүдә объектлары киштәләрендә табылганда, бу факт турында Роспотребнадзор идарәсенә 8 (843) 272-80-43 кайнар линиясе телефоны аша яки "Гадел билге" бушлай мобиль кушымтасы аша кичекмәстән хәбәр итүегезне сорыйбыз», – дип чакырдылар ведомствода.
Чыганак: ТАТАР-ИНФОРМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев