Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә капиталь ремонт ясау планы үтәлде
Татарстанда психология-педагогия ярдәме үзәкләрен капиталь төзекләндерүнең 2025 елга еллык планы 100 процентка үтәлгән.
Программа кысаларында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 300 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Реновация Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте оешмаларына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарылды, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
«Быел программа кысаларында өч психология-педагогия ярдәме үзәгендә ремонт башкарылды һәм Казанда алты үзәк – «Ышаныч» үзәге филиаллары технологик җиһазлар белән җиһазландырылды. Безгә яшьләр янәшәсендә булу һәм кирәк булган очракта аларга ярдәм күрсәтү мөһим. Яшь кеше һәрвакытта да үз борчуларын якыннарына яки дусларына сөйли алмый. Психология-педагогия ярдәме үзәкләрендә алар профессиональ белгечләрдән югары квалификацияле ярдәм ала. Моның өчен без инфраструктураны үстерүне дәвам итәбез. Яшьләр инфраструктурасын реновацияләү программасы «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә, – диде экс-министр.
Мәсәлән, Чистайда төзекләндерелгән «Статус» үзәгендә заманча җайланмалар белән җиһазландырылган релаксация һәм психологик бушану кабинеты, психокоррекцион арт-терапевтик төркем һәм индивидуаль дәресләр уздыру өчен арт-терапия кабинеты, тренинг һәм актлар заллары, консультацияләр өчен кабинет барлыкка килде. Биредә махсус операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре өчен релаксация сеанслары, киндергә рәсем ясау һәм ком терапиясе буенча мастер-класс, буллинг профилактикасы буенча интерактив дәресләр, индивидуаль консультацияләр уза.
Шулай ук Яшел Үзән районының Осиново авылында психология-педагогия ярдәме үзәге ачылды, анда консультация кабинеты, сенсор бүлмәсе бар. 1 380 кв. м мәйданлы бина чын мәгънәсендә яшьләр киңлегенә әверелде. Монда яшьләр чүлмәк ясау остаханәсендә, дизайн һәм графика, инженерия, киберспорт кабинетларында шөгыльләнә ала.
Тагын бер психология-педагогия ярдәме үзәге Сарман районының Җәлил бистәсендә ачылачак. 1105,8 кв. м мәйданлы ике катлы бинаны ремонтлауга 88 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Биредә психолог кабинетлары, гаилә терапиясе бүлмәсе, остаханә, китапханә, шулай ук «ДоброЦентр», «Форпост» һәм «Беренчеләр хәрәкәте» киңлекләре барлыкка килде.
2022 елдан Татарстанда яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау һәм матди базасын ныгыту программасы кысаларында гомуми суммасы 905,15 млн сумлык 30 психология-педагогия ярдәме үзәге модернизацияләнгән инде. 2025 елда программага 4 муниципаль берәмлектән 9 үзәк кертелгән, 2026 елда проектка 5 муниципалитеттан шундый ук күләмдә финанслау белән тагын 5 үзәк кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-psixologik-pedagogik-yardam-uzaklarena-kapital-remont-yasau-plany-utalde-5911299
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев