Татарстанда суд каршына «Тукай» оешкан җинаятьчел төркеменең 30 катнашучысы басачак
Группировка эшчәнлегеннән гомуми зыян 66 миллион сумнан артып киткән...
Татарстан прокуратурасы «Тукай» оешкан җинаятьчел төркеменең 30 катнашучысына карата җинаять эшен судка җибәрде. Аларга җинаятьчел бергәлек төзүдә, янап куркытуда, караклыкта, талауда һәм законсыз миграция оештыруда гаепләүләр белдерелгән.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, төркем Казанда 2009 елдан 2017 елга кадәр эшләгән. ОПГ катнашучылары бизнесменнардан акча таләп иткән: ут төртү белән янаганнар, милекне бозганнар һәм эшмәкәрләрне, шул исәптән «Спорт Бет»букмекерлык конторасы хезмәткәрләрен кыйнаганнар.
Алар гражданнардан һәм компанияләрдән төзелешкә инвестицияләр рәвешендә 54 миллион сумнан артык акча урлаганнар. Шулай ук иминият компанияләреннән законсыз рәвештә 7 миллион сумнан артык акча алу өчен юл-транспорт һәлакәтен имитацияләгәннәр.
Моннан тыш, ОПГ әгъзалары бизнесменнарны отышлы булмаган килешүләрне имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Болардан тыш, алар 7600 дән артык чит ил кешесенең Россиядә законсыз торуын оештырган. Группировка эшчәнлегеннән гомуми зыян 66 миллион сумнан артып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев