Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда СВО катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен транспорт салымыннан азат итәчәкләр

Татарстанда свода катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын, Советлар Союзы Геройларын һәм РФ Геройларын, шулай ук өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгәннәрне транспорт салымы түләүдән азат итәчәкләр.

Татарстанда свода катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын, Советлар Союзы Геройларын һәм РФ Геройларын, шулай ук өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгәннәрне транспорт салымы түләүдән азат итәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 18 нче утырышында билгеле булды (ТАТАР ИНФОРМ).

«Федераль законда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын – 2022 елгы салым чорыннан; Советлар Союзы Геройларын һәм РФ Геройларын, шулай ук өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән затларны – 2026 елгы салым чорыннан транспорт салымы түләүдән азат итү рәвешендә салым ташламасы билгеләнгән», – дип сөйләде ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев