Татарстанда Телеграм-канал администраторына БПЛА очышының видеосын бастырган өчен штраф яный
Татарстанда суд җирле Телеграм-каналларның берсенең администраторының эшен караячак.
«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, быел февраль аенда администратор канунны бозган һәм Казан өстеннән БПЛА очу видеосын, шулай ук җимерекләрнең фотосурәтләрен урнаштырган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында пилотсыз очкычлар һәм һава һөҗүменә каршы оборона чаралары турында мәгълүмат таратуны тыю гамәлдә. Тиешле указга 2025 елның августында ТР Рәисе кул куйган иде.
Тыю дәүләт хакимияте органнарыннан – федераль, республика һәм җирле рәсми хәбәрләргә кагылмый. Мондый яңалыкларны бары тик шушы рәсми чыганакларга сылтама белән генә таратырга мөмкин.
Канал администраторына карата Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәү турындагы статья буенча беркетмә төзелде. Эш материалларын якын арада мировой судья караячак.
Моннан тыш, әлеге материалларны бастыру өчен җибәргән фото һәм видео авторлары да җаваплылыкка җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев