Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туберкулез һәм ВИЧ белән берьюлы авыручылар саны арта

2018 елда республикада шундый диагнозлы ике бала ачыкланган.

2018 елда туберкулез ачыкланган авыруларның чирек өлешенә ВИЧ инфекция диагнозы да куелган. Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә мондый авырулар артуы борчуга салуын әйтте.

“Бу контингентта психотроп препаратларга бәйлелек, гепатит кебек авырулары да бар. Алар вируска каршы профилактика препаратлары эчми, шуңа күрә дәвалау кыен. Катнаш патология белән авыручылар 100 мең кешегә 7,1 очракны тәшкил итә. Соңгы 12 елда андыйлар саны 2,5 тапкыр арткан”, - диде Алексей Алексеев.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш фтизиатры Рәмзия Фатыйхова әйтүенчә, ВИЧ инфекция һәм туберкулез белән катнаш инфекцияле авырулар арасында балалар да бар. 2018 елда шундый диагнозлы ике бала ачыкланган.

Рәмзия Фатыйхова балаларда туберкулезның катлаулы формалары кими баруын әйтте. Ул 7 яшькә кадәр балаларга манту, ә 8 яшьтән Диаскин тест нигезендә тикшерү үткәрелүен искәртте. 2017 ел белән чагыштырганда, 2018 елда иммунодиагностикадан баш тартучылар 1402 кешегә күбрәк булган. Андыйлар аеруча Алабуга, Кукмара, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай районнарында һәм Казанда күп.

Рәмзия Фатыйхова "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтүенчә, туберкулез инфекциясе булу-булмауга тикшерелмәгән балалар коллективларга фтизиатрдан белешмә белән генә үткәрелә.

Фото: https://pixabay.com | allinonemovie

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев