Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда урып-җыю эшләрен беренче булып әтнәлеләр тәмамлады

Әтнә районы Татарстанда беренче булып урып-җыю эшләрен тәмамлады. Муниципалитет аграрийлары гектарыннан 31 центнердан артык уңыш белән 58,8 мең тонна ашлык җыйган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада урак өсте финиш сызыгына чыкты. Иген уңышы лидерлары булып Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Балтач, Спас, Лаеш районнары тора»,— дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Мәсәлән, Тәтеш районында бөртекле культуралардан уртача уңыш 40,5 ц/га, Кайбыч районында 36,1 ц/га, Кама Тамагы районында 36,2 ц/га, Чүпрәле районында 34,7 ц/га җитә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-berence-bulyp-uryp-yyu-eslaren-tamamlagan-raionny-atadylar-5875155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев