Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда үзен банкрот дип игълан итүче гражданнар саны арта

Россиядә, шул исәптән Татарстанда, үзен банкрот дип игълан итүче гражданнар саны арту дәвам итә. Экспертлар мәгълүматларына караганда, 2024 елда гына да физик затлар арасында банкротлык процедурасын уздыручылар саны 42 процентка арткан.

 Белгечләр билгеләп үткәнчә, моның сәбәпләренең берсе – гражданнарны бурычларыннан тулысынча арындырырга вәгъдә итеп, банкротлык рәсмиләштерергә агитацияләүче оешмаларның активлыгы. «Татарстан 24» белән әңгәмәдә юрист һәм медиатор Юлия Денисова мондый структуралар белән ничек көрәшәчәкләре турында сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, гражданнарның бурычлары артуның сәбәбе – «матур яшәргә» ашыгу һәм кредитларга җиңел карау.

«Аннары кеше бер кредитын икенче кредит белән яба, бик зур йөкләнеш барлыкка килә. Кеше паникага бирелә һәм мондый психологик халәттә ул бурычларыннан арындырырга вәгъдә итүче аферистларга бик тиз ышана. Алар, үз чиратында, килешү төзергә һәм акча түләргә ашыктыра, уйларга вакыт бирми. Еш очракта алар проблеманы хәл итми – эш озакка сузыла», - дип аңлатты Денисова.

2026 елның 1 гыйнварыннан банкротлык процедурасын уздыру хезмәтләрен тәкъдим иткәндә реалистик булмаган вәгъдәләр бирә һәм йөз процент нәтиҗә гарантияли торган рекламаны тыючы закон үз көченә керәчәк.

«Йөз процент уңыш вәгъдә итүчеләрнең мошенник булып чыгуы бик ихтимал. Намуслы юрист барлык нечкәлекләрне һәм куркынычларны аңлатачак. «Консультация бушлай, үзегез белән паспорт алыгыз» кебек сүзләр дә шик уятырга тиеш», – дип ассызыклады юрист.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yurist-bankrotlyk-uzdyrganda-ioz-procent-unys-vagda-ituce-mosenniklar-turynda-kisatte-5912492

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев