Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган
2020 елда табиблар әнисеннән балага инфекция иярү очракларын теркәмәгән.
Татарстанда 2020 елда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сөйләде.
"Быел бездә ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 бала туган һәм әнидән балага ВИЧ-инфекция күчүнең бер генә очрагы да юк. Бу сәламәтлек саклау системаларының көйләнгән эше турында сөйли», - диде спикер.
Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне билгеләп үтелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда ВИЧ авыруының 750 очрагы теркәлгән.
Фото: архив ТИ
Чыганак: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев