Татарстанда хайваннарның аерым төрләренә һәм кабан дуңгызларына ау сезоны тәмамлана
Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, 28 февральдә, Татарстанда аерым төр хайваннарга (лисица, корсак, заяц-русак, ондатра, куница, енотовидная собака, бобер, рысь, белка и кабан) аулау сезоны тәмамлана. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода санап үтелгән барлык төрләр буенча, кабан дуңгызыннан кала, аулау турындагы мәгълүматлар ау сезоны тәмамланганнан соң егерме календарь көн эчендә тапшырылырга тиешлегенә игътибар иттеләр.
Кабан дуңгызы аулау турында мәгълүматны уңышлы аулаганнан соң ун календарь көн эчендә тапшырырга кирәк. Әгәр дә кабан дуңгызы барыбер табылмаса, мәгълүмат шулай ук ун календарь көн дәвамында, әмма ауны гамәлгә ашыру вакыты тәмамланганнан соң тапшырылырга тиеш.
Белешмәләр аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу урыны буенча бирелә.
Аучылык ресурслары турында белешмәләрне вакытында тапшырмаган очракта штрафлар каралган. Гражданнар өчен ул 500-1 мең сум тәшкил итә, вазыйфаи затлар өчен – 1 меңнән 2 меңгә кадәр, юридик затлар өчен – 10 меңнән 20 меңгә кадәр.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында барлык аучыларны билгеләнгән таләпләрне төгәл үтәргә һәм кирәкле мәгълүматларны вакытында тапшырырга өндәделәр.
Тулырак: ТАТАР ИНФОРМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев