Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда язгы ташуга актив әзерлек чоры башланды

Республикада елга үзәннәрен һәм су үткәргеч торбаларны чистарту буенча эшләр башкарылган.

Татарстан территориясендә язгы ташуга актив рәвештә әзерләнә башладылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

“Республикада язгы ташуга әзерлек чорында гидротехник корылмаларны төзекләндерү, елга үзәннәрен һәм су үткәргеч торбаларны чистарту буенча эшләр башкарылды”, - диде ул.

Николай Суржко әйтүенчә, язгы ташуга әзерлек барышында республикада 3862 су үткәргеч торбалар урнаштырылган һәм төзекләндерелгән. Шулай ук 2,39 км озынлыктагы 9 участокта яр ныгыту эшләре, 158 участокны чистарту һәм 1,67 км озынлыктагы 4 участокның төбен тирәнәйтү эшләре башкарылган.

“Эш барышында 52 гидротехник корылма төзекләндерелде. Чыгымнарның гомуми суммасы 447 млн сумнан артып киткән. Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техника җәлеп ителгән”, - диде ул.

Моннан тыш, Николай Суржко язгы ташу вакытында Татарстанда торак-коммуналь, юл, энергетика, медицина хезмәтләре торышы оператив режимда күзәтелеп торачагын әйтте.

“Ташкыннарның актив фазасында елга участокларын вакытлы күзәтү челтәре дә оештырылачак. Вертолетта күзәтү очышлары башкару планлаштырыла. Аның өчен 18 берәмлек авиация техникасын куллану күзәтелә”, - диде Николай Суржко. 

Фото: фоторахив/газета Знамя

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев