Татарстанда ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителгәннәр реестрында 22 түрә исәпләнә
Татарстанда 22 түрә ышанычны югалту сәбәпле эштән куылганнар реестрында санала.
Бу хакта «Татар‑информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша хәбәр итте.
"Ачык чыганакларда ышанычны югалту буенча эштән азат ителгәннәр Реестры урнаштырылган. Бүгенге көндә анда 22 түрә бар. Алардан сигез кеше 2025 елда безнең тикшерүләр нәтиҗәләре буенча эштән азат ителде. Ел саен безгә эләгә торган 18 мең белешмәнең якынча 3% нар тәртип бозулар ачыклана. Ел саен безнең Идарә тарафыннан гына да 50дән 70кә кадәр коррупциягә каршы тикшерү үткәрелә. Әгәр мәнфәгатьләр конфликты яки чит ил капиталын куллану ачыклана икән, җаваплылык бер – ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән чыгару", - дип сөйләде Равия Шрша.
.jpg)
Равия Шрша Фото: © Султан Исхаков /«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев