Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга куркыныч грипп килә: әлегә Сабада грипп очрагы теркәлмәгән

Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре белән бергә, ОРВИ ягъни кискен респиратор инфекцион авырулар чоры да килеп җитә. ОРВИны юкка гына «сезон авыруы» ди атамыйлар. Россия Сәламәтлек сак­лау министры Вероника Скворцова быел грипп эпидемиясенең гыйнвар азагы-февраль башларында булачагын, аның бик кискен узачагын да искәртте. Белгечләр әйтүенчә, томау төшү, ютәл, хәлсезлек, артык...

Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре белән бергә, ОРВИ ягъни кискен респиратор инфекцион авырулар чоры да килеп җитә. ОРВИны юкка гына «сезон авыруы» ди атамыйлар.

Россия Сәламәтлек сак­лау министры Вероника Скворцова быел грипп эпидемиясенең гыйнвар азагы-февраль башларында булачагын, аның бик кискен узачагын да искәртте. Белгечләр әйтүенчә, томау төшү, ютәл, хәлсезлек, артык югары булмаган температура күзәтелсә, бу - ОРВИ билгеләре. Әгәр кискен рәвештә тән температурасы күтәрелеп, коры ютәл, тамак әчетү, күкрәк тирәсендә авырту барлыкка килү, тән сызлау, баш авырту- сезгә грипп «һөҗүм итә» дигән сүз. Шулай ук грипп вакытында алда саналган симптомнарга өстәп, тәнгә тимгелләр чыгу һәм борыннан кан китү очраклары булырга мөмкин. Грипп белән авыртканда үзлегеңнән генә дәвалану нәтиҗә бирмәячәк, табибларга мөрәҗәгать итү мөһим. Авыруга каршы торуның иң үтемле чарасы - вакцина.

Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова былтыр районда 11377 кешегә вакцина ясалуын әйтә. Быел әлегә районда грипп очрагы теркәлмәгән. Әмма ОРВИ белән авыручылар саны артканнан арта. Узган елның соңгы атнасында 64 кеше тын юллары авырулары белән мәрәҗәгать иткән булса, гыйнварның беренче атнасында 108, икенчесендә 90 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Әлеге диагноз белән 12 кеше хастаханәдә дәвалану узган. «Авыручанлык күрсәткечләре уз­ган елның шушы чоры белән чагыштырганда күпкә артык. Бигрәк тә балалар күп авырый. Узган ел район буенча 7 кешенең грипп белән авыру очрагы теркәлде. Аларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. «Прививка да ясаткан идем, барыбер авырдым», - диючеләр дә очрый. Сирәк булса да, мондый очраклар күзәтелергә мөмкин, әмма прививка ясатканнар авыруны җиңелрәк кичерәләр, өзле­гү куркынычы булмый. Еш кына грипп белән авырганнан соң өзлегү пневмония, бронхит, шулай ук йөрәк белән бәйле авыруларга китерә. Үзеңдә авыруның беренче билгеләре булганда 1-2 көн ятып тору киңәш ителә. Бу, беренчедән, авыруның үзе өчен уңай, икенчедән, башкаларга инфекция таралу куркынычы булдырмый. Биткә медицина битлеге кию, халык күп булган урыннардан ерак­лашу, кулны еш сабынлап юу, бүлмәләрне җилләтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, организмны чыныктыру, иммун системасын ныгыту, составы С витаминына бай ризыклар (баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут, һ.б) авыруга каршы торучанлыкны күпкә арттыра. Шулай ук суган, сарымсак куллану чиргә киртә булып тора - ди Р.Фәттахова.

Укучыларга да авыру билгеләре булган очракта белем бирү уч­реждениеләренә бармыйча, табиб күзәтүе астында өйдә булу киңәш ителә. Шулай ук эпидемия чорында ишек тоткаларын, компьютер клавиатураларын сөртеп тору да төрле инфекцияләр эләгүдән сак­лый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев