Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар өчен Дубай һәм Кипрга турыдан-туры авиарейслар ачыла

Очышларга билет бәясе бер кешегә 2 250 сумнан башлана.

Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстаннан Россия төбәкләре һәм чит илләргә туры авиарейслар турында сөйләде.

«Бүгенге көндә Казаннан Сочига, Анапа, Санкт-Петербург, Калининград, Краснодар, Минеральные Воды, Махачкалага очарга мөмкин. Чит илләрдән Дубай, Кипрга даими рейслар булачак. Пандемия сәбәпле, сайлау мөмкинлеге юк диярлек», — диде ул.

Аның әйтүенчә, субсидияләнгән авиарейслардан тыш, быел башка авиакомпанияләр хезмәт күрсәтә торган яңа маршрутлар да барлыкка килгән. «Быел язын Казан-Каһирә рейслары ачылды. Бүгенге көндә БДБ илләреннән Баку, Ереван, Минск, Худжанд, Ташкентка рейслар бар», — диде ул.

«Бүгенге көндә Татарстанның „АЭРО“ авиакомпаниясе Россиянең тугыз төбәгенә турыдан-туры субсидияләнгән авиарейсларны гамәлгә ашыра: Кемерово, Омск, Түбән Новгород, Ярославль, Махачкала, Барнаул, Самара, Пермь, май башыннан Карелиягә (Петрозаводск) турыдан-туры рейслар башланды. Барлык төбәкләрдә дә шифаханәләр, экскурсия программасы бар», — дип сөйләде Сергей Иванов.

Сергей Иванов бәяләрне Россия халкы өчен кулай дип саный. «Билет бәясе бер кешегә 2 250 сумнан башлана. Иң ерак нокта — Барнаулга кадәр билет бәясе алты мең сумнан артмый», — диде ул. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев