Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар өчен пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ачылачак

30 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстанда 8-800-100-26-27 номеры буенча кайнар линия телефоны эшләячәк.

Чәршәмбе, 30 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча түләүсез кайнар линия ача. Бу хакта Россия Пенсия фондының Республика бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан буенча 8-800-100-26-27 номеры буенча түләүсез кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре иминият пенсияләрен индексацияләү һәм авыл хуҗалыгы стажына өстәмә түләүләр турындагы сорауларга җавап бирәчәк", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Башка көннәрдә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгенә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45кә кадәр шалтыратырга мөмкин, төшке аш - 12.00дән 12.45кә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә контакт-үзәк эшләми.

Фото: https://pixabay.com | ArtsyBee

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев