Татарстанлылар китап бүләк итү көненә кушыла ала
Китап бүләк итү көнендә, 14 февральдә, ТР Милли китапханәсе кешеләрне берләштерүче һәм укуга мәхәббәт тәрбияләүче Халыкара акциягә кушылачак.
Бәйрәм чаралары программасына китап укучылар клубы очрашулары, китап тамашалары һәм эксклюзив экскурсияләр керә. Көн дәвамында китапханә холлында «китап киштәсе» эшләячәк, анда үз китабыңны (яхшы хәлдә) калдырырга һәм теләсә нинди ошаганын бушлай алырга мөмкин булчак.
Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлү кирәк.
Халыкара китап бүләк итү акциясе бер үк вакытта 40 тан артык илдә, шул исәптән Россиядә дә узачак. Китап бүләк итү көне 2012 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Бәйрәм кәгазь китапны популярлаштыруга һәм хәйрия эшенә юнәлтелгән, китапларны балаларга һәм дусларга бүләк итәргә, шулай ук аларны китапханәләргә тапшырырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев