Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан кайчан вакцинацияләнергә кирәклеге турында сөйләделәр

Яз җитү белән талпаннар кышкы йокыдануяна башлый. Шуңа күрә инде март-апрельдә үк бу куркыныч бөҗәкләр белән очрашуга әзер булырга кирәк.

 Бүгенге көндә талпан йоктырган барлык авырулардан прививкалар юк, әмма талпан энцефалитына каршы вакцина бар. Талпан энцефалитыннан вакцинация процессы якынча ай ярым вакытны ала, шуңа күрә яңа сезонга алдан әзерләнергә кирәк. Вакцинация башлану өчен иң кулай вакыт-февраль.

 Планлы рәвештә мәҗбүри вакцинацияне талпан энцефалиты буенча эпидемик территориягә чыгучылар һәм талпаннар  эләктерү куркынычы зур булган эшләрне башкаручы хезмәткәрләр үтәргә тиеш. Мондый эшләргә агач әзерләү, авыл хуҗалыгы һәм Гидромелиоратив чаралар, экспедицияләр, урманны чистарту һәм төзекләндерү һәм башкалар керә. Бу категория гражданнар өчен вакцинация медицина учреждениеләрендә бушлай үткәрелә. 2026 елда 12802 кешене талпан вируслы энцефалитына каршы иммунизацияләү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор.

 Чыганак:  Казан АиФ.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев