Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанлыларны «Служение» Бөтенроссия премиясендә катнашучы ике проектка тавыш бирергә чакыралар

«Служение» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк.

«Служение» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез, аларга тавыш бирүдә катнашыйк:

• «Казан. Күптөрлелектә бердәмлек», https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/242/

•Тукай районының "алгы сызыктагы СВО сугышчыларына һәм СВО сугышчыларының гаиләләренә актив ярдәм" проекты, https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/224/

Проектлар төрле номинацияләрдә катнаша, шуңа күрә сез икесе өчен дә тавыш бирә аласыз. Моның өчен:

Авторизацияләнегез һәм сылтамалар буенча «Госуслуг» сайтына күчегез.
Татарстаннан проект өчен тавыш бирегез.
Тавыш бирү вакыты чикләнгән: 6 апрельгә кадәр өлгерергә кирәк.

Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Топ-40 иң яхшы инициатива билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы 2026 елның 21 апрелендә «Кече ватан — Россия көче»III Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында узачак.

Премия Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Оештыручы-РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә ВАРМСУ. Быел 63397 гариза алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев