Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә

Иртәгә Татарстан территориясендә буран, юеш кар, бозлавык һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә буран, юеш кар, бозлавык һәм секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, метеорологик шартлар начарайган көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны 25 процентка арта.

Ведомствода машина йөртүчеләргә торак пунктлардан ерак китмәскә, игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр. 

Фото: архив / Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев