Татарстанның иң оста урман янгынын сүндерүчесе Саба районында яши - Фаяз Габделхаков! [+фото]
Урман янгыннарын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйгесендә катнашучылар урман янгыннарының үзенчәлекләре турында сөйләде. Быел Россиядә икенче мәртәбә "Урман янгынын иң оста сүндерүче - 2016" илкүләм бәйге үтә. Татарстан буенча регион этабында 60 кеше катнашты, алар барысы да - урман янгынын сүндерүче формированиеләр вәкилләре. Бу хакта Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте...
Урман янгыннарын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйгесендә катнашучылар урман янгыннарының үзенчәлекләре турында сөйләде.
Быел Россиядә икенче мәртәбә "Урман янгынын иң оста сүндерүче - 2016" илкүләм бәйге үтә. Татарстан буенча регион этабында 60 кеше катнашты, алар барысы да - урман янгынын сүндерүче формированиеләр вәкилләре. Бу хакта Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Урман янгынын иң оста сүндерүче - 2016" II Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулаган Фаяз Габделхаков Татарстан данын илкүләм конкурста яклаячак. Бәйге сентябрь аенда Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә узар дип көтелә. Бөтенроссия бәйгесенә барачак Фаяз Габделхаков һәм республикакүләм конкурста икенче, өченче урыннарга лаек булган Разил Хәкимуллин һәм Ринат Байгобулов белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе аралашты.
Фаяз Габделхаков: Коры ылыслы урманнарда янгын тиз тарала
"Урман янгынын сүндерү үзәге" дәүләт учреждениесенең Байлар Сабасындагы өченче типтагы янгын-химия станциясе башлыгы Фаяз Габделхаковның бәйгедә беренче тапкыр катнашуы. Ул һөнәри конкурсларның кирәклеген билгеләп үтеп: "Мондый бәйгеләр кешеләргә үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга, осталыгын чарларга мөмкинлек бирә. Анда баргач, кешенең сәләтен күрәсең, үзеңнең кимчелегеңне төзәтергә тырышасың. Быел мин дә үземне сынап карарга булдым. Шундый конкурсларда күбрәк катнашкан саен, остарасың, ниндидер фикерләр туплыйсың", - диде.
Фаяз Габделхаков коры ылыслы урманнарда янгынның тиз таралуын әйтте. "Ылысы коелган саен җирдә түшәлә бара, шуңа ут та тиз күчә. Ылыслы агачлардан ялкын телләре югарыга үрмәли", - ди ул. Ул урман янгынын сүндерүне гаять четерекле эш диде. Тыныч, җилсез һава булганда гына, утны тиз арада сүндереп була, ди ул. "Техника белән кереп булмаганда, агачлар киселә, "рукав"лар сузыла, аларны бер-берсенә ялгап, берничә метрга кадәр сузарга мөмкин. Урман янгыннары ут сүндерүчеләрнең үзләре өчен дә куркыныч. Ялкын дөрләп, 100 әр метрга китеп, техника ут чолгынында калган очраклар да булды бит кайбер төбәкләрдә", - диде Фаяз Габделхаков.
Аның фикеренчә, янгыннарны булдырмау өчен халык белән тыгыз мөгамәләдә торырга кирәк, патруль да көчле булырга тиеш. "Техника да җитәрлек булырга тиеш. Бездә җиһазланыш бик әйбәт. Челләдә янгын чыгу куркыныч булган урыннарда һавадан авиапатрулирование оештырыла. Урманнар тыгыз булган җирләргә, кеше күпләп йөри торган урыннарга машиналарны дежурстволарга чыгарабыз. Бу ул-бу була калса, янгын урынына якынрак тору өчен кирәк. Кеше дә янгын машинасын күргәч, үзен тәртиплерәк тота, уйлана", - диде Фаяз.
Һөнәри бәйге этапларына килгәнде, башта анда катнашучыларга җирдә 30 тапкыр кулда тартылырга кушканнар. Аннары 15 литрлы аркага асмалы су сиптергеч белән 50 метр тауга йөгереп менеп, аннан йөгереп төшеп, капчыкны салып, шул киемдә 8 тапкыр турникта тартылу биреме булган. "Болар барысы да вакытка эшләнә", -ди Фаяз. Икенче этап теория буенча тест рәвешендә үткәрелгән. Өченче этап шулай ук аркага асмалы су сиптергеч тулганчы, аның бөкесе белән чокырдан су тутырып, аннан аркага асып, каршылыклар полосасыннан узудан гыйбарәт булган. "Авыш һәм туры яткан бүрәнәләрдән үтәргә кирәк иде. Шулай ук төрле биеклектә бүкәннәр кисеп куйганнар иде. Җиргә төшмичә, берсеннән берсенә күчеп йөрдек. Бүрәнә өстеннән дә, астыннан да үттек. Аннан аркага асмалы су сиптергеч белән билгеле бер аралыктан су сиптереп, банкага су тутырдык. Аннан шул сиптергечле ранецны салып, пычкы белән кызыл тасмага тидермичә бүрәнә кистек. Аннары канистра белән суны, рукавны алып, мотопомпага йөгерәбез. 15 м ераклыктан көчле су басымы белән өч багананы аударырга кирәк иде. Аларны аударганнан соң, мотопомпаны сүндереп, йөгереп финишка килгәч, вакыт туктатыла иде. Киткән хаталарның һәркайсына штраф буларак секундлар өстәлә барды", - диде Фаяз Габделхаков.
Җиңүче өченче типтагы янгын-химия станциясендә кышкы чорда 4 кеше, ә урманнарда янгын куркынычы булган вакытта 16 кеше эшләвен әйтте. "1 нче апрельдән яңадан кешеләрне туплыйбыз. Айга берничә тапкыр өйрәнүләр уздырабыз, чөнки алар бик кирәк. Болай да өйрәнүләрдә бертөрле, янгын чыкканда каушаудан икенче төрле килеп чыга әле ул. Ихтыяр көчен ныгыту өчен өйрәнүләр кирәк", - диде Фаяз. Ул урманнарны янгыннан саклау максатыннан, халык белән тыгыз мөгаләмәдә торуларын белдерде. "Телевидение, радио аша да, җыелышларда да бу хакта гел искәртеп торабыз. Листовкалар таратыла", - ди җиңүче. Ул 2010 нчы елдан бирле урманда янгыннар теркәлгәне булмаганлыгын әйтте. Фаяз Габделхаков янгыннар чыга калса, Татарстанда гына түгел, янгын сүндерергә Киров, Удмуртия Республикаларына бара алуларын да әйтте. Биектау, әйтик, Марий Эл белән Кировка, Кайбыч Чувашия белән Ульяновскига, Лениногорск Самара, Оренбург өлкәләренә чыгарга мөмкин.
Фаяз эшли торган оешма урманнарда гына түгел, хуҗалыкларда чыккан янгыннарны да сүндерә. "Шулкадәр техника була торып, кешенең янганын карап торып булмый бит!"- ди ул. Быел торак йортларга янгын сүндерергә чыкканнары булмаган. ПХСның тагылмалы транспорт, йөк тракторлары белән барлыгы 23 янгын сүндерү техникасы бар.
"Хәзер мин Мәскәүдә узачак ярышларга әзерләнәм. Шул ук ярыш төрләре була дигәннәр иде. Әлбәттә, каушата, республика исеменнән чыгыш ясыйм бит", - диде Фаяз Габделхаков.
Разил Хәкимуллин: Биремнәрне үтәүгә керешкәч, куркуым юкка чыкты
Икенче урынны алган Разил Хәкимуллин "Урман янгынын сүндерү үзәге"нең өченче типтагы янгын-химия станциясендә автомобиль йөртүче булып эшли. Аңа 21 яшь. "Башта үземнән алда чыгыш ясаган конкурсантларга карап тору авыр иде, үзем күрсәтә башлагач, курку юкка чыкты", - ди Разил. Ул бер 2-3 көнен ярышларга әзерлеккә багышлаган. "Кичләрен шундый ук биремнәрне үтеп карадым", - ди.
Разилнең әле 6 ай гына эшләве. Быел җәй алар янгын сүндерүчеләр белән бер тапкыр Константиновка бистәсе янындагы кырда чыккан утны сүндерергә барган. Разил Хәкимуллин көндәшләрен көчле дип бәяләде. "Җиңәрмен дип уйламаган идем. Каршылыклар полосасы аеруча авыр булды", - ди ул.
Ринат Байгобулов: Урман янгыннары - бик куркыныч әйбер
Өченче урынны "Лубян урман техникасы көллияте"ннән урманны саклау инженеры Ринат Байгобулов яулады. Ул үзенең физик яктан бигрәк, тестларга нык әзерләнүен әйтте. Көллияттә үзе дә урманны саклау буенча укыткан. Интернетта мәгълүмат эзләгән, дәреслекләр алып укыган.
"Урман хуҗалыгында эшләү миңа кызыклы. 7 ел укуым бушка китмәгән дип саныйм. Башта 4 ел техникумда, аннан Йошкар Олада Мари дәүләт техник университетында укыдым. Аннан Лубяныга әйләнеп кайтырга уйладым. Урманны ихластан яратам", - дип сөйләде Ринат үзе турыда.
Аның әйтүенчә, урманнарны янгыннардан саклап калу юнәлешендә агитация, җирле халык белән сөйләшүләр, әңгәмәләр үткәрелә, листовкалар таратыла. "Мәктәптә укучылар белән сөйләшәбез. Тулай тораклар буенча йөрибез. Һәр янгын куркынычы чоры алдыннан тулай торакларда әңгәмәләр уздырам, куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртәм. Безнең бистә урман белән уратылган инде, урман эчендә яшибез дияргә була, шуңа күрә ут белән эш итү кагыйдәләрен һәркем белә. Бәхеткә каршы, мин эшләгән өч ел эчендә урманнарда янгыннар булмады. Ут кабынып китү очраклары гына булгалады. Без Удмуртия, Киров белән чиктәш. Удмуртия чигендә караучысыз кырлар, посадкалар бар. Быел басуда ут чыккан иде, без барып бик тиз сүндердек", - ди Ринат.
Ринат Байгобуловның зур куркыныч янгыннар сүндерү тәҗрибәсе дә бар. "Янгын сүндерүнең нәрсә икәнен беләм. Урман янгыннары бик куркыныч әйбер, ул тиз арада зур мәйданнарны биләп алуы белән куркыныч. Янгын урынына никадәр тизрәк киләсең, шулкадәр яхшырак. Урман янгыннары шул ягы белән катлаулы да: аларны тиз арада күреп булмый, аеруча кеше йөрми торган җирдә булса. Аларны сүндерү бик кыен. Бу эшкә күп көч сарыф ителә, күп төрле техник чаралар кулланыла", - диде ул. Ринатның үзенең дә зур урман янгыннарын сүндерү тәҗрибәсе бар. Йошкар Олада студент булып практика узганда, 3-4 гектар мәйданда урман сүндерергә туры килгән аңа.
Россиянең кайбер төбәкләрендә янгын чыгуның сәбәпләрен ул үткәрүченлеге начар булуы, аны бары тик авиапатрулирование барышында гына күреп булуны билгеләп узды. Ринат Байгобулов фикеренчә, бәлки, техник чаралар һәм кадрлар да җитмидер. Аның сүзләренә караганда, 2007 нче елда Урман кодексын үзгәртү нәтиҗәсендә, урман хуҗалыгында штат кыскартылган, урман каравылчылары киметелгән. "Урман каравылчысы урманны карап, күзәтеп йөрсә, янгынны да тизрәк абайлап була. Урман янгыннары турында дөрес мәгълүмат бирмәү фактлары да бар", - ди Ринат.
Конкурстагы көндәшләрен бәяләп, ул: "Әзерлекле егетләр катнашты, алар үз эшенең чын осталары, мотопомпалар, утсүндергечләр белән эш итә беләләр. Ярышта катнашкан кешеләр буенча фикер йөрткәндә, Татарстан Республикасында урманнарны янгыннардан саклау югары дәрәҗәдә дияргә була", - диде. Бәйгедә көчен беренче тапкыр сынап караган Ринат киләчәктә дә мондый һөнәри конкурсларда катнашырга җыена һәм беренче урын яуларга омтылачак.
Белешмә өчен. Россия Федерациясенең 22 процент мәйданын урманнар биләп тора, бу ил территориясенең өчтән ике өлешен диярлек - 1,2 млрд га. Ел саен Россиядә 500 меңнән алып 2 млн 500 мең га кадәр мәйданны колачлый торган 10 меңнән алып 35 меңгә кадәр урман янгыны теркәлә. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 1992 нче ел башыннан 2014 нче ел азагына кадәр Россиядә барлыгы 589 мең 768 урман янгыны теркәлгән. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы мәгълүматлары буенча, урман янгыннары китергән зыянның уртача күләме елына 20 млрд сумга якын, аларның 3 тән алып 7 млрд - урман хуҗалыгына салынган зыян (югалган агач). Гадәттә, Россиядә урманнарда янгын апрельдән октябрьгә кадәр чыга.
Бүгенге көндә Россия Федерациясенең барлык субъектларында урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булган сезон игълан ителгән. Төбәкләрдә урманчылык ведомстволарына, урман янгыннарын кисәтү максатыннан, кыргый җиләкләр үсә, гөмбә күпләп чыга торган территорияләрдә контрольне көчәйтү кушылган. Бу хакта "Авиалесоохрана" ФБУ сайтында хәбәр ителә.
Россия Федерациясендә урман янгыннары белән бәйле вәзгыятькә тукталсак, 4 нче августта тәүлек эчендә Россиядә барлыгы 22 мең 665 гектар мәйданда 46 урман янгыны сүндерелгән. Аларны юкка чыгаруда 1 мең 761 кеше, 213 берәмлек техника һәм 23 һава транспорты җәлеп ителгән. Тәүлек эчендә ут 873 га мәйданны "буйлап чыккан", шул исәптән 589 га - урманнар.
5 нче август Мәскәү вакыты белән 00:00га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Россия Федерациясе территориясендә 7 мең 652 га мәйданда 44 урман янган. Янгыннар Бурятиядә, Красноярск крае, Магадан өлкәсе, Байкал аръягы, Сахалин, Томск өлкәсендә, Ханты-Манси автоном округы, Чукоткада, Пермь краенда, Свердловск өлкәсендә, Марий Эл Республикасында, Башкортостан Республикасында, Иркутск өлкәсендә чыккан.
Татарстанда соңгы 5 елда урманнарда зур янгыннар чыкканы юк. Республикада урман хуҗалыгына җитди игътибар, кирәкле күләмдә техник чаралар, автомобильләр белән тәэминат нәтиҗәсе дип тә әйтеп була моны. "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров, янгын чыгуның 4-5 класслы куркынычы булганда, федераль трассаларга янгын сүндерү машиналары чыгарылуын әйтте. Айрат Әхмәров билгеләп узганча, урманнарда янгыннар чыгуда 98 процент өлештә кеше гаепле, калган 2 проценты - әйләнә-тирә мохит факторы, шул исәптән яңгырсыз яшеннәр.
1 нче сентябрьдән "Яшә, урман!" бөтенроссия акциясе старт ала. Урман утырту, урман территорияләрен чуп-чардан арындыру буенча чаралар узачак. Акция октябрь азагына кадәр сузылачак. Ел саен ил территориясендә уза торган урман утырту көне 8 нче октябрьдә ниятләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев