Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның кайсы районында аерылышучылар күбрәк [+исемлек]

Татарстанда иң ныклы гаиләләр Теләче һәм Балтачта яши. Ә менә Югары Ослан һәм Лаешта хәлләр мөшкел. Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, биредә аерылышучылар саны өйләнешүчеләргә караганда да күбрәк. Белгечләр исә чаң суга. Киләчәктә гаилә төшенчәсе гомумән юкка чыгарга мөмкин, ди алар. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел...

Татарстанда иң ныклы гаиләләр Теләче һәм Балтачта яши. Ә менә Югары Ослан һәм Лаешта хәлләр мөшкел. Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, биредә аерылышучылар саны өйләнешүчеләргә караганда да күбрәк. Белгечләр исә чаң суга. Киләчәктә гаилә төшенчәсе гомумән юкка чыгарга мөмкин, ди алар.

Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел аерылышу турындагы актлар 16 процентка кимрәк теркәлгән. Ел башыннан бирле республикада 6 мең 267 гаилә таркалган. Былтыр әлеге сан - 7 мең 436, ә 2013 елда 7 мең 507не тәшкил иткән.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев