Татарстанның 100 меңнән артык укучысы һәм студенты «Аҗаган 2.0»да катнашачак
Татарстанның 11-23 яшьлек 100 меңнән артык укучысы һәм студенты «Аҗаган 2.0»бөтенроссия хәрби-патриотик уены этапларында катнашачак.
Катнашучыларга үзләрен шартлы-хәрби белгечлекләрдә сынап карарга туры киләчәк – БПЛА операторы, командир, хәрби корреспондент, штурмовик, медик, инженер-сапер һәм элемтәче. Һәр отряд 10 кешедән торачак, анда һәркемнең үз роле булачак.
«Аҗаган 2.0» цифрлы технологияләр кулланып уза. Уен барышында катнашучылар ориентлашу, үз-үзеңне саклау һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үстерәләр, ил тарихы турындагы белемнәрен киңәйтәләр, Заманча технологияләрне үзләштерәләр. Проект шулай ук команда эшен, тактик фикерләүне, лидерлык сыйфатларын һәм җаваплылыкны үстерүгә юнәлдерелгән.
Укучылар һәм студентларга катнашу өчен ун кешедән – сигез егет һәм ике кыздан торган команда җыярга һәм өлкәннәр арасыннан остаз сайларга кирәк. Нәкъ менә остаз уенның рәсми сайтында 31 мартка кадәр гариза бирергә тиеш.
Психолог, «беренчеләр хәрәкәте» катнашучысының әнисе Зөлфирә Болатова фикеренчә, уен команда бәйләнеше тирәсендә төзелгән, һәм бу аның төп тәрбияви элементларының берсе. Аның фикеренчә, яшүсмер чагында яшьтәшләренең фикере аеруча әһәмияткә ия була, ә команда үзенә күрә социаль көзгегә әверелә.
Ул билгеләп үткәнчә, проектта катнашу уртак җиңү өчен килешергә, бер-береңне ишетергә һәм үз эшең өчен җавап бирергә кирәк булган мохит формалаштыра, шуның нәтиҗәсендә яшүсмерләр үзләренең әһәмиятен тоя һәм үз-үзләрен бәяләүне ныгыта.

Фото: «Аҗаган 2.0»бөтенроссия хәрби-патриотик уены матбугат хезмәте.
Тулырак: ТАТАР ИНФОРМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев