Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанның Россельхознадзор белгече: Чыршы сатып алыр алдыннан документ таләп итәргә кирәк

Җылы көннәрдә активлашкан корткыч коңгызлар чыршы белән бергә торакка эләгеп таралырга мөмкин.

  Яңа ел якынлашу белән бәйрәмгә әзерлек белән күңелле мәшәкатьләр башлана. Барысы да Яңа ел чыршыларын җыярга тырыша. Әмма аномаль җылы һава торышының Яңа ел чыршылары ияләре өчен күңелле булмаган сюрприз китерергә мөмкинлеген онытырга ярамый. Җылы көннәрдә чыршы мыеклары, башка корткыч коңгызлар активлаша. Җылы көннәрдә активлашкан корткыч коңгызлар чыршы белән бергә торакка эләгеп таралырга мөмкин.Коңгызлар һәм мыеклылар агач конструкцияләргә зыян китерсә, мондый бәла белән көрәшергә авыр булачак. Чыршыны сатып алыр алдыннан әлеге товарның фитосанитар хәле турында документ таләп итәргә кирәк (фитосанитар контроль акты), уяу булыгыз һәм күңелсезлекләр сезне читләтеп үтсен.

М.Фәттахов,

Татарстан Республикасынын Россельхознадзор белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев