Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Җәлил булган бердәнбер видеоны күрсәтте
Кыска фрагментта язучылар очрашуыннан бер мизгел сурәтләнгән.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу алдыннан бөек татар шагыйре катнашында кинохрониканың бердәнбер сакланып калган мизгеле белән уртаклашты.
Кыска фрагментта язучылар очрашуыннан бер мизгел сурәтләнгән.
Иртәгә, 13 февральдә, Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Истәлекле чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашачак.
Очрашуның адресы – Муса Җәлил урамы (башында), «Борисово» метро станциясе, дип ачыклык керттеләр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев