Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тай боксы Сабага сыярмы?

Казанга дөньяның төрле почмагыннан Таиландның сугышчан сәнгать төре буларак танылу алган тай боксын (муайтай) үз итүчеләр җыела: Татарстан башкаласы Дөнья кубогы ярышларын кабул итә. Көч сынашулар 22-26 ноябрь көннәрендә "Баскет-холл" спорт комплексының зур залында үткәрелә. Казанга үз көчен күрсәтергә 27 илдән 240лап боксчы килде. Зур ярыш - үсешкә башлангыч Халыкара...

Казанга дөньяның төрле почмагыннан Таиландның сугышчан сәнгать төре буларак танылу алган тай боксын (муайтай) үз итүчеләр җыела: Татарстан башкаласы Дөнья кубогы ярышларын кабул итә. Көч сынашулар 22-26 ноябрь көннәрендә "Баскет-холл" спорт комплексының зур залында үткәрелә. Казанга үз көчен күрсәтергә 27 илдән 240лап боксчы килде.


Зур ярыш - үсешкә башлангыч

Халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру хокукы тәгаен төбәккә юктан гына бирелми. Тай боксы буенча Дөнья кубогы ярышларын үзендә уздырырга теләүчеләр арасында Казан белән бергә Бангкок һәм Сингапур шәһәрләре дә булган. Россия җыелма командасының әлеге спорт төрендәге халыкара дәрәҗәдәге уңышлары, Татарстанның зур ярышлар уздыру тәҗрибәсе Казанны ринг хуҗасы итте. Шулай итеп, Казан, гомумән Россия, беренче тапкыр тай боксы буенча халыкара дәрәҗәдәге ярышларны кабул итеп ала.

Зур ярышлар димәктән, аерым бер төбәктә уздырылган дөньякүләм спорт чараларының җирле халыкка уңай тәэсире булмый калмый. Казанда җәйге Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылганнан соң массакүләм спортка игътибар артуы, йөзү, суга сикерү кебек спорт төрләре белән кызыксынучыларның күбәюе турында сүз алып барыла. Рио-де-Жанейродагы Уеннарда фехтованиечеләрнең уңышыннан соң, мәсәлән, илдә әлеге спорт төре яңа сулыш кичерә. Шул рәвешле үзебездә Дөнья кубогы ярышларын уздырып, тай боксының киләчәгенә дә ныклы нигез салу максаты алга сөрелә.

- Республика өчен тай боксы - чагыштырмача яңа спорт төре. Әмма ят төр түгел. Бу юнәлештә эш алып барыла һәм без Татарстанда 300ләп кешенең тай боксы белән шөгыльләнүен күрәбез, - ди Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. - Әлеге турнир Россия спортчыларына көч бирергә килгән Казан һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләрдә зур кызыксыну уятачагына ышанабыз. Ярышларны уздырып җибәү белән генә чикләнмичә, аның киләчәктәге үсеше турында да сүз алып барабыз. Дөнья кубогы ярышлары әлеге мавыктыргыч спорт төренең үсешенә һәм киң танылуына этәргеч булачагына ышанабыз.

...Ярышларның программасына килгәндә, аның ачылышы 22 ноябрьгә 17:30 сәгатькә билгеләнгән. Чын спорт тамашасы бәйрәмгә әйләнәчәгенә шик юк. Анысын бездә оештыра беләләр.



Казан, Чаллы, Түбән Кама

Тай боксы (муайтай) Россиядә 1992 елда барлыкка килгән, ә дүрт ел узу белән ул спорт төрләре реестрына кертелгән. Уңышлар да озак көттерми. 1998 елда беренче тапкыр уздырылган Европа чемпионатында ук Россия боксчылары лидерлар рәтенә күтәрелә, чемпионнарыбыз да барлыкка килә. 2001 елда Россия боксчылары җыелма командасы дөнья чемпионатында инде гомумкоманда беренчелегендә 2 урынга күтәрелә. Ә 2004 һәм 2006 елларда безнең боксчылар беренче урынны яулый. Шул вакыттан бирле Россия спортчыларын тай боксына нигез салынган Таиланд боксчылары да җитди көндәшкә саный. Илдә иң көчле боксчылар Дагыстан һәм Кузбасс якларыннан үсеп чыга. Сүз уңаеннан: илдә тай боксының үсеше 2012 елда Санкт-Петербургта дөнья чемпионаты уздыруга юл ачкан иде.

Ә Казанда тай боксының чишмә башы 2000 елга барып тоташа. Шул елны Киров исемендәге мәдәният йорты базасында тай боксы секциясе ачыла. Ул вакыттагы тренер Роберт Хәлиуллин бүген Татарстанда тай боксы федерациясен җитәкли.



- Тай боксы белән шөгыльләнү өчен Татарстанның өч төбәгендә - Казан, Чаллы һәм Түбән Камада 8 клуб булдырылган, - дип сөйләде безгә Роберт Хәлиуллин. - Казанда 5 клубта - дүрт, Чаллы һәм Түбән Камада берәр тренер эшли. 2011 елда төзелгән федерациянең үз уңышлары да бар. Үзебездә уза торган Дөнья кубогы ярышларына, мәсәлән, өч спортчыбыз Россия җыелмасы составына кертелде. Кимендә бер спортчыбызның җиңүчеләр исемлегенә керүен телибез. Тагын бер максат - шушы бәйгедән этәренеп, Татарстанда тай боксын тагын да үстерәсе иде.

...Һәм Саба

Аерым спорт төрен төбәкләрдә үстерү өчен эшне буш урынга казык кагудан башлаганчы, булган казыктан файдалану уңышлырак булыр, мөгаен. Бокс - чагыштырмача чыгымлы спорт төре. Димәк, беренче чиратта бокс түгәрәкләре эшләп килүче төбәкләрне барлап чыгарга кирәктер. Ә андыйлар кайбер авыл районнарында да бар. Мисалга ил күләм ярышларда җиңү яулаган укучылары да булган Саба районы спорт мәктәбен китерергә була. Биредә балаларга 1995 елларда ук бокс белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Башлап йөрүче тренер, бүген районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов әйтүенчә, җирле җитәкчелек булышлыгыннан башка гына әлеге спорт төрен төбәкләрдә киң җәелдереп булмас иде.


- Сабада бу эшкә 1995 елларда нигез салына башлады. Аңа кадәр армиядән кайтып, Менделеевскида эшләп алырга өлгергән идем инде, - ди Рифат Хисамов. - Үзем бокс белән Түбән Камада, аннары армиядә, Мәскәүдә дә шөгыльләнгән булды. 2000 елда Сабада спорт мәктәбе оешкач, эш җиңеләйде: район җитәкчелегенең зур ярдәме белән җиһазлар да кайтарылды, ярышларга йөрү мөмкинлеге дә булдырылды. Ә аңа кадәр, әле дә хәтерлим, бокс бияләе дә юк иде бездә. Алар урынына эш бияләйләрен файдаландык, алюминий чыбыкны тарттырып ринг ясадык...

Бүген Сабада бокс белән даими рәвештә 60-70 укучы шөгыльләнә икән. Авылларда мөмкинлек булмаганлыктан район үзәгенә килүчеләрне дә кире бормыйбыз, ди остаз. Укучылар спартакиадасы вакытында, мәсәлән, Килдебәк авылы кызлары да команда уңышына үз өлешен керткән.


- Уңышларыбыз күп. Бездә шөгыльләнгән егет-кызлар арасында күп тапкыр Татарстан чемпионы булган боксчылар, спорт остасы исемен йөртүчеләр, әлеге исемне алырга кандидат булучылар да шактый, - ди Рифат Хисамов. - Ә иң зур уңышка спортчыбыз Дилүс Фәтхуллин иреште. Берничә ел элек Россия чемпионы булып, ил җыелмасы составына керде ул. Дөрес, соңгы елларда яшьләр җиңел һәм мавыктыргычрак спорт төренә өстенлек бирә. Ә бокс татарча көрәш кебек үк зур көч таләп итә. Шуңа да үзе өчен шөгыльләнүчеләр күп булса да, ярышка барыр алдыннан санаулылары гына кала.

- Республикада тай боксын үстереп булыр микән?

- Әле ул Казанда да киң таралмаган бит. Әмма этәргеч ясасаң, төбәкләрдә, һичшиксез, үстереп була. Бокста безгә Арча, Кукмара районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре төп көндәш. Тиешле игътибар бирелсә, шул төбәкләрдә боксның әлеге төре дә үсәр иде.

Марсельгә диварлар булышырмы?

Республикада тай боксы белән шөгыльләнүче 300ләп спортчы арасында лидер - Казан егете Марсель Вәлишин. Идел буе федераль төбәгендә җиңүгә ирешкән, Россия чемпионатында җиңүчеләр өчлегенә эләккән Марсель Казандагы ярышта 57 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көч сынашырга җыена. Алты ел элек тай боксы белән шөгыльләнә башлаган егет өчен бу халыкара дәрәҗәдәге тәүге сынау булачак.

- Ярыш алдыннан көчәйтелгән режимда шөгыльләндек: көнгә ике тапкыр - иртән һәм кич күнегүләр уздырдым. Шуңа да үземне Дөнья кубогы ярышларына физик һәм психологик яктан әзер, дип саныйм, - ди Марсель үзе. - Бәйгенең Казанда узуы икеләтә рәхәтлек бирә. Россия шәһәрләре арасында беренчеләрдән булып әлеге турнир бездә үтә бит. Көч бирергә килүчеләр арасында якыннарым күп булачак. Шул ук вакытта җаваплылык хисе дә арта. Ышанычларны аклап, көч бирүчеләрне сөендерермен дип ышанам.


...Рингта беренче көнен генә тукмашмаучы спортчы яхшы аңлый: Дөнья кубогы ярышларында көчсез көндәшләр булмаячак. Халыкара ярышлар 2017 елның июлендә Польшада узачак Олимпия спорт төре булмаган Бөтендөнья уеннарына (IWGA) сайлап алу бәйгесе дә булганлыктан, дәрәҗәсе тагын да бер баскычка күтәрелә. Ә Таиланд Короллегеннән мәртәбәле кунаклар спорт төренең Татарстанда үсеш мөмкинлеге белән танышачак.



Белеп тору өчен

- Тай боксы (муайтай) - Таиландның борынгыдан килгән сугышчан сәнгать төре. Үз илендә XVI гасырда ук киң таралса да, дөньякүләмендә XX гасырның икенче яртысында гына танылу ала.

- Бүген Таиландта "Муайтай милли бокс көне"н дә билгеләп үтәләр. Әлеге спорт төре - җирле кайбер ир-атларны ярлы яшәүдән бердәнбер коткару чарасы. Таиланд стадионнарында сугышкан өчен шактый гына акча түләнә. Шул сәбәпле 120 меңләп кеше бокс белән шөгыльләнә. Шуларның 10 меңләбе - профессиональ боксчы. Монда полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр исәпкә алынмаган. Алар муайтай белән мәҗбүри шөгыльләнә. Илдә 2 меңләп клуб хезмәт күрсәә.

- Тай боксы Европада һәм дөньяда 1977 елдан, Таиланд боксчылары кикбоксчы һәм каратистларга каршы матч очрашуларда өстен чыкканнан соң киң тарала.

- Тай боксында имгәнү ихтималы ни дәрәҗәдә югары соң? Инглиз табиблары өйрәнүләреннән аңлашылганча, муайтай белән яңа гына шөгыльләнә башлаучыларның 7% ы имгәнү аркасында җиде һәм аннан да күбрәк көнгә тәнәфес ясарга мәҗбүр була икән. Һәвәскәрләрнең - 4, профессиональ боксчыларның 5,8 %ы "ял итеп" ала. Гомумән алганда, имгәнү дәрәҗәсе карате һәм тхэквондо белән тиңләштерелә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев