Теләчедә районында яшәүче иске диваннарны тышлый
Ильвир Сафин иске диван, кәнәфи, караватларны яңартып калмый, үзенең бар хыялын җигеп, заманча мебельләр дә ясый.
Теләче авылында яшәүче Ильвир Сафин иске диваннарга, кәнәфиләргә яңа тормыш бүләк итә, дип яза район газетасы.
Ул әлеге шөгыльгә 2002 елда кереп китә. Хәрби кеше, яки рәссам булырга хыяланган булса да, тормышның үз кануннары. Оста рәсем ясаганлыктан тормышны ничек алып барырга икән дигән сорау алдында калмый. Кулы белгән, яраткан шөгыленә тотына. Аңа мондый сәләт әтисе Рафил абыйдан күчкән. Хезмәт укытучысы булган әтисе мәктәп балаларында гына түгел, үз улында да агач эшенә мәхәббәт уята. Шунлыктан, Ильвир әтисенең остаханәдәге эш коралларын алып, бик иртә эшкә өйрәнә. Аның ясаган рәсемнәре, агачтан эшләгән әйберләре районда узган бәйгеләрдә җиңү яулый. Агачны яндырып, тишеп тә бизәкләр төшерергә ярата.
Эш башлаганда күрше районнарга чыгып, кешенең йортында диваннарны, креслоларны яңартса, хәзер үзенең терлек тотарга дип исәпләп салынган сараен остаханәгә әйләндереп, шунда эшли. Әзер товарны соңыннан хуҗаларына илтеп бирә. Өйгә бернинди тузан, чүп чыкмый.
Диван яңарту дип әйтүе генә ансант, бу эшне башкару өчен көч, вакыт кына сарыф ителми. Заманча эш кораллары да булуы шарт. Аларның бәяләре дә очсыз түгел, бу кыенлыктан да оста чыгу юлын тапкан. Опилка чүбен җыю өчен пылесос, агач шомарта торган станокларны һәм башка кирәкле коралларны үзе ясаган. Аның өч тегү машинасы гына бар. Берсе белән калын, икенчесе белән юка материалларын тегә.
Ильвир Сафин иске диван, кәнәфи, караватларны яңартып калмый, үзенең бар хыялын җигеп, заманча мебельләр дә ясый. Кайбер теләчелеләр интернеттан күреп, үзләре күрергә теләгән җиһазга да заказ бирә. Бүген аның эш урынында дистәгә якын диваннар ремонт көтә.
Эшкә тотынганда гаиләнең дә сина ышануы кирәк. Бу яктан Ильвирның күңеле тыныч. Тормыш иптәше Миләүшә, аеруча кызлары Әдилә, Ильвина, Динә ярдәм итә. Алты яшьлек Динә әтисенә диванга төймәләр теккәндә булыша. Күңел биреп, бергә эшләгәндә эшнең авырлыгы да сизелми.
Алты ел элек, Сафиннар гаиләсе, үзләре өчен дип брусчатка ясап карый, танышлары кирәк дип алып киткәч, яңаларын эшлиләр. Ул елны аларга брусчатка калмый. Шулай итеп, җәй айларына гаиләнең тагын бер керем китерә торган шөгылье барлыкка килә. Узган ел бер квадрат метр брусчатканың бәясе 400 сум торган. Районда уза торган бәйрәмнәрдә, балалар туган көннәрендә баллы мамыклар, попкорон ясыйлар, сабыйларны батутта сикертәләр. Әлеге күңелле эшне кызлары үзенә алган.
“Егет кешегә, җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигәннән, гаилә башлыгының кулыннан килмәгән эше юк. Хуҗалыкта калган такта кисәкләреннән дә менә дигән итеп сыерчык оялары ясап куйган. Бу язда гына 25 сыерчык оясы ясап биргән.
- Бүген эшлим дигән кешегә бар мөмкинлекләр бар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче район, дәүләт тарафыннан фермерларга күп төрле ярдәм каралган. Безнең кебек оста куллы эшмәкәрләргә дә ярдәм булса яхшы булыр иде, бу инде алга таба үсәргә, киңәйргә мөмкинлек бирәчәк, - диде оста, диелә район басмасында.
Фото: tulachi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев