Тенекидә балалар шуклыгы белән бакчадагы салам-печән кибәненә ут капкан [эксклюзив фотолар]
Ямьле җәй җитү белән кешеләрне ут хәвефе дә сагалап тора. Янгыннар, саксызлык күрсәтсәң, ел фасылларына карап тормый, кешеләргә бәла-казаны кыш та, җәй дә китерә. Янгын чыгуда, көннәрнең кызулыгыннан бигрәк, кешеләрнең игътибарсызлыгы сәбәпче була. 10 июль көнне Тенеки авылындагы бер хуҗалыкта балалар шуклыгы белән бакчадагы салам-печән кибәненә ут каба һәм ул...
Ямьле җәй җитү белән кешеләрне ут хәвефе дә сагалап тора. Янгыннар, саксызлык күрсәтсәң, ел фасылларына карап тормый, кешеләргә бәла-казаны кыш та, җәй дә китерә. Янгын чыгуда, көннәрнең кызулыгыннан бигрәк, кешеләрнең игътибарсызлыгы сәбәпче була.
10 июль көнне Тенеки авылындагы бер хуҗалыкта балалар шуклыгы белән бакчадагы салам-печән кибәненә ут каба һәм ул янып бетә. Бәхеткә, кибәннең йорт-җирдән читтә урнашуы, утның таралуына юл куймый һәм иң мөһиме баланың сәламәтелгенә зыян килми. Йорт хуҗасының тиз арада янгын сүндерүчеләргә хәбәр итеп, ялкынның вакытында сүндерелүе дә зур фаҗигага киртә куя.
Җәйнең хәзерге коры җилле көннәрендә янгын куркынычы аеруча арта, шуңа күрә дә бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Бакча яшендәге балаларга аеруча да игътибарлы булып, аларга күз-колак булырга кирәк. Тормышта балалар шаяруы нәтиҗәсендә чыккан янгыннар күп очрый. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен өлкәннәрнең балаларга карата игътибарлы булуы, үзләренең дә кагыйдәләрне үтәүләре сорала. Чөнки өлкәннәр балалар өчен үрнәк, өлге. Балаларга шырпы белән уйнарга юл куелмасын иде. Шырпыларны ераккарак яшерергә, ә балаларны күзәтүчесез калдырмаска киңәш ителә.
Илдар Хуҗин,
Саба янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев