Үтергәнче... “ярату”
Безнең халык гаиләдәге хәлне тышка чыгармаска өйрәнгән. Әби-бабайларны да, әти-әниләрне дә әнә шулай тәрбияләгәннәр.
Ир-хатын мөнәсәбәтләре дәүләт дәрәҗәсендәге сер булып саналган. Араларына керү турында әйткән дә юк. Тик хәзер бары да башкача. Гаиләдәге хатын-кызның хәлен күрше-күлән, туган-тумача гына түгел, хәтта җитәкчеләр дә белеп тора. Шунсыз булмый, диләр.
Әниләр көне уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт" оешмасында узган "түгәрәк өстәл"дә хатын-кызны ничек бәхетле итү турында сөйләштеләр. Нәрсә ул бәхет? Җәмгыятьтә хатын-кызның роле артты, дип соңгы арада еш сөйлибез. Гүзәл затлар тормыш алып барырга өйрәнде, хәтта кайбер гаиләдә туендыручыга да әйләнде. Алар үзен яклый аламы соң? Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская куркыныч саннар китерде: гаиләдә килеп чыккан гаугалы хәлләр аркасында, быел Татарстанда 156 хатын-кызның гомере өзелгән. Үзләренә карата түзеп булмаслык мөнәсәбәттән зарланып, 4 мең 888 гүзәл зат хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Аларга карата 2 мең 146 җинаять кылынганы ачыкланган.
Бу әле - рәсми саннар гына. "Хатын-кыз күп кенә очракта гаиләдәге хәлләрне яшерә. Бу хәл - хокукларның бозылуы дигән сүз. Әйбәт яшәмәгәч, җинаятьләр дә була, балалар да тумый, гаиләләр дә таркала. "Гаиләдәге күңелсез хәлләрдән хатын-кызны яклый торган аерым закон кирәк, - ди С. Сабурская. - Ирләре кыйнаган, җәберләгән хатын-кызлар бу хакта дәшми кала. Сораштырулардан күренгәнчә, җәберләнүчеләрнең 36 проценты гына хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә". Белгечләр әйтүенчә, шешне яшереп калдырырга ярамый. "Мәрхәмәт" төркемендәге депутатлар хатын-кызларга курыкмаска, үзләрен якларга өйрәнергә куша. Алар, өйдә түзеп ятмаска, бу хакта тиешле органнарга әйтергә кирәк, диләр. Тик полициядән кайткач, өйдә буран ничә көнгә тынар?
Белем һәм тәрбия җитми
Узган ел белән чагыштырганда, республикада гаилә коручылар кими, ә аерылышучылар, киресенчә, арта. Депутатлар, аерылу шартларын кырысландырырга кирәк, диләр. "Әгәр республикада аерылышырга килгән кешеләр белән гаилә психологлары эшләсә, гаиләләр азрак таркалыр иде. Күп очракта гаиләләр суд аша аерылыша. Бу хакта соңыннан гына беләбез. Безгә бергәләп эшләргә кирәк", - ди Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева. Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаеваның да фикере игътибарны җәлеп итә. "Аерылышырга җыенган парлар бер түгел, өч ай уйлансын. Инде аерылышалар икән, ике ел узмыйча, яңа гаилә кора алмасын. Әнә шундый кагыйдә кертергә кирәк", - ди ул.
Әмма аерылышыр хәлгә җиткән гаиләне гаризасын кабул итми тору гына бәхетле итәрме? Депутатлар, тәрбия һәм белем җитми, диләр. Мәктәпләрдә өлкән сыйныфларда гаилә кыйммәтләре турында өйрәтсәләр, бәлки, хәлләр уңай якка үзгәрер иде. Юкса, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да үз бурычларын белеп бетерми. Утырышта рәсми рәвештә теркәлмичә генә яшәгән гаиләләр турында сүз чыкты. Андый парларның киләчәге бармы? Бу хакта статистика мәгълүматлары юк. Әмма законлы никахның җаваплылыкны арттыруын да кире кагып булмый. Белгечләр дин әһелләренә ЗАГСтан белешмә алып килгән очракта гына яшьләргә никах укырга киңәш итә.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов белдергәнчә, бала табучылар елдан-ел арта. "Республиканың демографик хәле яхшырып бара. Әмма шул ук вакытта абортлар саны да кимеми. Елына 19 меңнән артык бала якты дөньяга килә алмый кала. Баласын табарга теләмәүчеләр, акча юк, баланы үстерер өчен мөмкинлекләребез җитми, дип җавап бирә икән. Бу хакта гаилә психологлары хәбәр итә. Күп очракта яшь ханымнарның иртәгәсе көненә ышанычы юк. Шуңа күрә алар бала табудан баш тарта", - ди ул.
Үз балаңнан акча яшерү
Республикада законлы әтиләре булып та, алимент акчасын ала алмаган балалар җитәрлек. Әтиләренең балаларына булган бурычы 3 миллиард сумнан артып китә. "Түләмәгәч, гаилә мохтаҗлыкта яши. Бу бала яшьтәшләре кебек йөзү түгәрәгенә дә, футболга да йөри алмый. Ирләре алимент түләмәгән гаиләдә хатын-кызларның матди хәле тотрыклы түгел. Ә бит балаларны ашатасы-эчертәсе бар. Мохтаҗлыкта үскән бала җинаять юлына басарга да күп сорамый. Кайбер гаиләдә бурыч меңнәр белән исәпләнсә, кайберләрендә миллион сумга да җитә. Әгәр гариза бар икән, вакытында акчасын түләмәгәннәрне ирегеннән дә мәхрүм итәбез", - ди Татарстан Прокуратурасының яшьләр һәм балигъ булмаганнарга кагылышлы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов. Тик штраф яки төрмә белән генә ирләрдән әти кеше ясап булмау да - хак.
Балалары әнә шул әтиләреннән үрнәк ала. Татарстанның "Әтиләр советы" җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та шулай ди. "Бала өенә куркып кайтырга тиеш түгел. Каеш белән тәрбияләргә ярамый. Бер хәл искә төште. Бер ир хатынын гел җәберли икән. Теге хатын яр буена килә дә, суның теге ягына йөзеп чыгып кача. Ире йөзә белми. Менә шулай итеп тә яшәүчеләр бар. Әмма хатын-кыз бәхетле булырга тиеш. Оҗмах - әниләрнең аяк астында, без аларны күтәреп йөрергә тиеш", - ди ул.
("Ватаным Татарстан", /№ 176, 25.11.2016/)
Гөлгенә Шиһапова.
http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2641
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев