«Терлекченең эш хакы кимендэ 35-40 мең сум булырга тиеш»
Узган дүшәмбедә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында районның терлекчелек тармагындагы ике айлык эшкә йомгак ясадылар.
Киңәшмә 2023 елга чыккач сөт җитештерүдә иң югары үсешкә ирешкән “Туган як” җәмгыяте базасында үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышында әйтелгәнчә, район буенча сөт җитештерүдә 111 процент үсешкә ирешелгән, ә “Туган як”та әлеге күрсәткеч 157 процентка җиткән. –“ПМК”, “Симет” җәмгыятьләре, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы “Урта Саба”, “Тимершык”, “Кибәче” бригадалары да сөтне былтыргыдан күбрәк сауган. “Туктар”да, ”Юлбат”та, Мичән” бүлекчәсендә үсеш булмаган.
Киңәшмәдә бозауларны мул продуктлы тана итеп үстереп җиткерү мәсьәләсе дә җитди игътибарга алынды. “Яшь малларны ашатуда еш кына элементар таләпләр үтәлми. Фәнни технологиягә нигезләнгән рацион кулланылганда бозаулар 1-1,2 килограмм үсеш бирергә сәләтле. Әйтик, бозау моның өчен стартер катнаш азыкны башка ризык белән кушылмаган хәлдә ашарга тиеш. Әмма кайбер фермаларда аларның алдында еш кына солы ашый дип – солы, кукуруз ярата дип кукуруз тоталар. Яшь мал аларны тиешле минерал матдә җитмәгәнгә күрә кирәгеннән артык ашарга мәҗбүр була бит инде. Безнең төп кимчелек – бозауларга үсешкә тиешле старт алу мөмкинлеге бирелмәүдә”,– дип белгечләрне тәнкыйтьләде идарә начальнигы Гафур Хәсәншин.
Шул һәм башка сәбәпләр аркасында хуҗалыкларда 1 мартка кадәр бозаулап сөт бирә башлаган таналарның продуктлыгы да төрлечә. “Туган як” җәмгыятендә соңгы елда күрсәткечләр яхшыруга таба бара. Әйтик, таналарның өчтән беренә якыны беренче лактациядә үк 8000 литрдан күбрәк сөт бирә башлаган. Югары продуктлы сыерлар да 100дән артык. Хуҗалык зоотехнигы Ләйлә Авзалова әле март аенда схема буенча каплатасы 102 баш мал барлыгын әйтте. “Раздойларга азыкны Сабадан кайтарта идек. Гыйнвар ахырыннан башлап 10 көн эчендә тулаем үзебезнең азыкка күчеп беттек. Шушы 1 ай эчендә янәдән 9 центнер сөт арттыра алдык”,– диде зоотехник.
Җитәкче Фәргат Сәүбәнов югары җитештерүчәнлеккә ирешүдә кеше факторына нык әһәмият биреп, терлекчеләрнең өйдәге мәшәкатьләрне хуҗалыктагы эшкә карап көйләргә тиешлегенә басым ясады. “Бездә гадәттә киресенчә була. Менә шуннан хезмәткә карата игътибарсызлык килеп чыга. Әйтик, ни өчен 20-25 ел эшләгән савымчы сменада вакытта, сөт кими, читтән килеп эшләүчеләр сауганда продукция арта. Чөнки читтән килүченең йорт проблемасы юк, ул күбрәк акча эшләп китү турында гына уйлый. Әгәр объектив сәбәпләр аркасында авыл кешесенең эштә кайгысы калмаган икән, аңа бераз ял бирү хәерлерәк. Ул тикмәгә генә җитештерүчәнлеген киметмәгән бит инде. Әлбәттә, тотылган чыгымнарны да исәпләргә кирәк. Әйтик, тораклардан тирес ике мәртәбә чыгарыла башлаганнан соң, техникага эш күбәюгә карамастан, ягулык тоту кимеде. Хәзер эш урыннарында 40тан артык видеокамера бар. Һәркем үзен күзәткәннәрен белеп тора“,– дип хезмәтне оештыру тәртипләре белән таныштырды Фәргат Сәүбәнов. Болар барысы да (контроль һ.б.) җитештерү темплары яхшыруга, димәк, хезмәткә түләүнең дә артуына китергән. 2023 елда хуҗалыкта уртача эш хакы, 32 процентка үсеп, 33 мең сумга җиткән.
“Хәзер 20 меңгә терлекченең бик эшлисе килми. Булган кадрлар саклансын өчен кимендә 35-40 мең хезмәт хакы түләнергә тиеш. Берегезгә дә сер түгел: фермага килүче яшьләр бик сирәк күренеш. Шуңа күрә булган кадрларга тиешле эш хакын түләп, белгечләр, җитәкчеләр белән хезмәтне дөрес оештыру зарур. Иң беренче чиратта кешеләр белән эшләргә кирәк, аннары гына маллар”,– диде Гафур Хәсәшин йомгаклау чыгышында. Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рәис Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын минераль ашлама туплау мәсьәләләренә дә юнәлтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев