Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тикшерелгән авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнарының өчтән бере диярлек тычкансыман кимерүчеләр белән тулган

Тикшерелгән көзге культуралар кырларында иң күп кимерүчеләр саны - Апас районында, күпьеллык үләннәр кырларында аларның иң күп саны Азнакай районында булуы ачыкланды. Татарстанда тикшерелгән авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнарының өчтән бере диярлек тычкансыман кимерүчеләр белән тулган. Бу хакта «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында 2021 елның 9 сентябренә республикада авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында әзерләнгән хисапта әйтелә.

«Безнең белгечләр авыл хуҗалыгы җирләрендә тычкансыман кимерүчеләр булу-булмауга тикшерү уздырдылар. Барлыгы 19,7 мең га чәчүлек мәйданы тикшерелде, шул исәптән 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләре – 13 мең га. Тикшерелгән мәйданның 36 %ында тычкансыман кимерүчеләр булуы ачыкланды, көзге культураларда бу күрсәткеч түбәнрәк һәм ул 17,7% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Көзге культуралар кырларында кимерүчеләрнең иң күп саны гектарга уртача 5,9 оя тәшкил итә, ә күпьеллык үләннәр кырларында бер гектарга 17,2 оя туры килә.

Шул ук вакытта Апас районының көзге культуралар кырларында кимерүчеләр ояларының саны 1 гектарга 15 туры килә, биредә 137 га мәйданда тикшерү уздырылган. Күпьеллык үләннәр кырларында кимерүчеләрнең иң күп саны Азнакай районында билгеләнгән, биредә 1 га мәйданда 83 оя табылган, 241 га чәчүлек тикшерелгән.

Учреждение белешмәләренә караганда, көзге культуралар чәчүлекләренә тычкансыман кимерүчеләрдән зыян килүнең икътисадый чиге: бакчаларда – гектарга 30 оя, күпьеллык үләннәр кырларында – гектарга 70 оя.

"Әлеге кимерүчеләргә каршы көрәшү өчен хуҗалыкларда агулы алдавычлар ярдәмендә профилактик һәм аларны тоту чаралары үткәрергә кирәк. Препаратларның биологик нәтиҗәлелеге 85-90%ка җитә. Кимерүчеләр, куелган алдавычларны ашап, агуланалар һәм үләләр. Кирәк булса, агулы алдавычар кулланып, мондый чараларны 7-10 көн саен кабатларга кирәк", - дип аңлатты Любовь Занина.

Алдавычларны куллану ысулларына килгәндә, болар - махсус аппликаторлар белән ояларга агуларны кулдан кертү һәм элмәле ашламалар сиптергечләреннән механикалаштырылган рәвештә сиптерү.

«Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы белешмәләре буенча, республикада 9 сентябрьгә 2022 ел уңышы өчен 414 мең га көзге культуралар чәчелгән, бу фаразга карата 78,1% тәшкил итә. Көзге чәчүлекләр шытымлау – куаклану фазасында.

«Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы.

Тел. (843) 277-88-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев