Тиз йөрешле рус шашкасы буенча район беренчелеге узды
Саба мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызның җирле үзидарәләре арасында тиз йөрешле рус шашкасы буенча район беренчелеге узды. Команда ярышында (1 ир-ат, 1 хатын-кыз) 1нче урынны Саба шәһәр җирлегеннән Илфат Ханнанов, Сирена Мөхәммәтова, 2нче урынны - Килдебәк авыл җирлегеннән Нәзир Дәүләтгәрәев,Фәридә Вәлиева, 3нче урынны Фәния Шәмсетдинова, Азат Әхмәтов (Саба)...
Саба мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызның җирле үзидарәләре арасында тиз йөрешле рус шашкасы буенча район беренчелеге узды. Команда ярышында (1 ир-ат, 1 хатын-кыз) 1нче урынны Саба шәһәр җирлегеннән Илфат Ханнанов, Сирена Мөхәммәтова, 2нче урынны - Килдебәк авыл җирлегеннән Нәзир Дәүләтгәрәев,Фәридә Вәлиева, 3нче урынны Фәния Шәмсетдинова, Азат Әхмәтов (Саба) алды. Аерым уйнауда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында Юлбаттан Гүзәл Кәримова һәм Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәевка тиңнәр булмады. 2 урында - Сирена Мөхәммәтова, Илфат Хәннанов, 3 урында - Фәния Шәмсетдинова һәм Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев