Тормышта нинди генә көтелмәгән очрашулар булмый. Бервакыт барам шулай Cаба урамы буйлап берүзем, уйларга бирелеп. Көтмәгәндә озын чалма кигән, кара сакаллы өч ир заты урап алмасынмы! Халык теленә "ваһһабичылар" сүзе кергән вакыт. Шуңа күрә кызыксыну катыш шикләнү белән сүз катканнарын көтәм. Әмма ниятләренең изге - дәгъвәт, ягъни дингә чакыру икәнлеген...
Тормышта нинди генә көтелмәгән очрашулар булмый. Бервакыт барам шулай Cаба урамы буйлап берүзем, уйларга бирелеп. Көтмәгәндә озын чалма кигән, кара сакаллы өч ир заты урап алмасынмы! Халык теленә "ваһһабичылар" сүзе кергән вакыт. Шуңа күрә кызыксыну катыш шикләнү белән сүз катканнарын көтәм. Әмма ниятләренең изге - дәгъвәт, ягъни дингә чакыру икәнлеген белгәч, тиз тынычландым. Болар мине, берсен-берсе бүлдереп, мәчеткә өндиләр. Әйтергә кирәк, дәгъвәткә чакыручылар белән инде икенче тапкыр очрашуым иде. Шуңа күрә бу юлы тактиканы бераз үзгәрттем. Ягъни боларның фикер сөрешенә ияреп, әле дин йортына йөрергә кирәклеген, ләкин әле моңа рухи әзер түгеллегемне аңлатырга тырышам. Соңгы сүзләремне берсе шунда ук эләктереп алып: "Ничек эшең төшмәсен! Исемеңне мулла кушкандыр бит. Өйләнгәнсеңдер бит. Ә никахны кем укыды?"- дип сорауны кабыргасы белән куйды. Кыскасы, йомшак җиремнән эләктереп алды бит бу. Кара әле, чыннан да, үзем дә игътибар итмәстән, муллалардан башка тормышым бармаган һәм туганнан алып үлгәнчегә кадәр шулай булачак икән, ләбаса. Мин дөньяга килгәч тә, өйгә мулла чакырганнар, урлап кыз алып кайткач та. Шуңа күрә җавапның уңай булырга тиешлеген чамалап: "Әйе, бик күркәм йолалар болар. Тормышта сездән башка берничек тә мөмкин түгел. Миңа исемне авыл мулласы Хәлил абый кушкан. Өйләнүем дә никахлы булды. Һаман да шул Хәлил абыйның никахы белән яшәп яткан көнебез. Ә кызларым тугач, исемнәрен Фәрхулла абыйны чакырып куштырдык. Бик гыйлемле мулла, ихтирам итәм, ике куллап күрешәм үзе белән",- дидем. Ничек итсәм иттем - боларга дәгъвәт мәсьәләсендә уртак фикердә булуымны аңлаттым. Аңлаштык шикелле. "Шуны бел, без синең юлыңда юкка гына очрамадык. Мәчеткә йөрергә иртәрәк, дидең. Ә үзең 70кә кадәр яшәячәкмен дигән белешмә күрсәтә алмадың. Нәтиҗә ясау үзеңнән тора",- дия-дия, хәерһахлы мөнәсәбәттә китеп бардылар болар. Ягъни бер-беребезгә толерантлык күрсәттек. Толерантлык икенче төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелекне аңлата. Һәр кешедәге аерымлыкларга уңай карасаң, эчке дөньясын аңласаң, аңа ике төрле: аныңча һәм үз күзеңнән чыгып карарга җиңел өйрәнәсең ул. Төп Законыбызда исә барыбызга да вөҗдан иреге - ягъни һәр кешегә үзе теләгән динне сайлау, шул динне тоту яки берсен дә тотмау хокукы бирелгән. Моны үзен һәм башкалар иреген ихтирам иткән һәр кеше таный һәм шик астына куймый. Тормышыбыз бу мәсьәләдә фикер каршылыгы булмавын күрсәтә. Дини гореф-гадәтләрне ихтирам итәбез. Быел хәтта Рамазан аена туры килүе сәбәпле, Сабантуйлары да күчерелде.
Миңгәр Сабантуен Гарәп һәм африка илләре көрәшчеләре дә үз итте
Мәчетләрдә яңгыраган азанны дин тотмаучылар да тыңлый, төнлә белән әйтелгәннәре дә кешенең тынычлыгын бозу булып саналмый. Менә ул чын мәгънәсендә толерантлык үрнәге. Мәчетләргә санаулы кешеләр генә йөрсә дә, дини традицияләрне үтәү мәсьәләсендә күпчелек азчылыкка буйсына. Билгеле ки, кешеләр арасында толерантлык хисе дини өлкәдә генә түгел, гомумән, үзара мөнәсәбәтләр корганда да сакланырга тиеш. "Түзеп тору" безнең тормышта еш күзәтелә. Әйтик, кемдер исерек иренә түзеп яши, берәүләр җәнҗалчы күршесенең кыланмышларына түзә, кемдер... Сабыр, түзем халык без. Шулай да динара мөнәсәбәтләрдә толерантлык сәеррәк тоела шикелле миңа. Әгәр дә мантыйкны эшкә җиксәк, дине, культурасы белән үзеңнән аерылып торган кешене күңелеңә якын кабул итү ниндидер рухи батырлык булып чыга түгелме соң? Ике ел элек Сабада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә, патриотлык тәрбияләү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән утырышта да "толерантлык" сүзе тәнкыйть утына алынган иде. Россия иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрен камилләштерү комиссиясе рәисе Иосиф Дискин толерантлыкны мультикультурализм мирасы дип белдерде. "Түзеп тору -безгә аз. Безгә хәтта халыклар дуслыгы да аз. Бүген безгә бурычны ачык һәм төгәл куярга кирәк: халыклар туганлыгы. Ни өчен? Туганнар хәтта ачуланышсалар да, бер-берсеннән аерыла алмыйлар, барыбер бергә яшиләр",- диде сәясәтче. Чыннан да, шулай түгелмени? Толерантлык идеясе башка раса, конфессия вәкилләренә түзеп тору буларак XX гасыр азакларында гына барлыкка килә. Түзеп тору таләп ителгән җирдә кешедә аның аңда ачыкланып җитмәгән, инстинктив ярсучанлык күзәтелә. Мәсьәләгә психологик яктан карыйбыз икән, бу - аксиома. Башкача булган, социаль киеренкелек тудырган вәзгыять гомумән күзәтелмәгән очракта, бу инде толерантлык түгел, ә үзара ихтирамга, дуслыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләр дигән сүз. Уйлап карасаң, бер иҗтимагый киңлектә гомер иткән төрле милләт вәкилләре арасында бер-берсенә карата түзеп тору халәтенә китерерлек нинди гамәлләр кылына соң әле? Ни кызганыч, әлегә интернет челтәре балаларда толерантлык хисе тәрбияләү турындагы презентацияләр белән шыплап тулган. Дөрес юлдамы без? Мәсьәләгә карашны үзгәртәсе иде.
Фәнил Мәүлетов.
Нет комментариев