Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Цифрлы” га кайчан күчәбез?

Быел җыеннарда “Татарстан Республика­сының радиотелевизион тапшыру үзәге”нең Шәмәрдән цехы җитәкчесе Айрат Хаҗиев та катнаша һәм халыкны цифрлы эфир тапшыруларын карарга күчүгә әзерләү турында аңлатма бирә. Яңалыкның мөһимлеген күздә тотып, аның чыгышын газетада да урнаштырабыз.

Россиядә телерадиотапшырулар үсеше турында федераль максатчан программа 2009 елда ук  кабул ителде. Цифрлы телевидение белән авылларны колачлау  95 проценттан да ким булмаска тиеш иде.  Шул уңайдан Татарстанда һәм безнең Саба районында яңа җиһазлар монтажланды. Россия хөкүмәте тарафыннан искергән аналог тапшыруларны этаплап өзеп тору турында карар кабул ителде.  Татарстанда аналог тапшыруларны туктату 2019 елның 3 июненнән планлаштырылган.  Цифрлы телевидение видео-аудио сигналларны транслятордан телевизорга күчерә. Заманча  телевизорлар инде бу система белән эшли, ә элегрәк чыкканнарына махсус приставка куярга кирәк. Ул кибетләрдә сатыла һәм бәясе 1000 сумнан башлана. Әгәр телевизор шактый иске икән, башта аңа приставка ялгарга кирәк. Моны берничә юл белән эшләргә мөмкин – “тюльпан” дип аталучы 4 каналлы кабель аша, SCART  яки заманча HDMI тоташтыруы аша. Кушу аерым телевизор моделенә бәйле булачак. Гадәттә, иске телевизорларда “тюльпан” кулланыла, ә заманчаларда – HDMI. Приставканы әлеге тоташтыру аша кушканнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басарга кирәк. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны сканерлый һәм сез цифрлы телевидение карый алачаксыз.

  Телевидениянең әлеге төре сурәт һәм тавышның күпкә сыйфатлырак булуы белән   аерылып тора. Ул 20дән артык телеканал дигән сүз. Зәңгәр экраннарда баручы тап­шыруларның вакытын да күзәтеп  барырга мөмкинлек тудыра. Цифрлы тапшырулар өчена антенна кирәк булачак. Цифрлыда ТНВ каналы сакланып калачак. Әлбәттә, хәзер  күпләр “Летай”  яки Спутник телевидениесе  карый, әмма цифрлы  телевидение  өлкәннәр  яшәгән  йортларда  актуаль булып кала. Цифрлы  эфир   IP-телевидениесе, иярченле телевидение, шулай ук эфир телетапшырулары,  экраннарында “А“  хәрефе  булмаган  абонентларга кагылмаячак.

  Безнең телеүзәк белгечләре районның торак пунктларына барып тикшерү үткәрде. Сабада цифрлы телевидение белән тәэмин ителеш 99,69 процент. Проблемалар цифрлы тапшырулар кабул итү кыенрак булган торак пунктларда барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта әлеге торак пунктларда яшәүчеләр телевидение карый алсын өчен булган барлык мөмкинлекләр  карала. Сораулар туган очракта түләүсез 8(843)2000-528 номерына шалтыратырга мөмкин. Белгечләребез һәр сорауга җавап бирәчәк һәм кызыксындырган мәсьәләләргә ачыклык кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев