Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туберкулез никадәр иртәрәк беленсә, аны шулкадәр тизрәк дәвалап була

24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

   Туберкулез бөтен дөньяда кеше сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра. 1993 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы туберкулезны сәламәтлек саклау өлкәсенең глобаль проблемасы дип игълан итте.

 Туберкулез-иң борынгы авыруларның берсе. Ул йогышлы һәм бик куркыныч. Башка күп кенә инфекцияләрдән аермалы буларак, аның хроник агымы бар, бу исә күп тапкырлар йоктыручылар санын арттыра. Авыру, кагыйдә буларак, шунда ук килеп чыкмый: авыруны йоктырганнан соң аның килеп чыгышына кадәр берничә айдан берничә елга кадәр вакыт узарга мөмкин. Туберкулездан башка йогышлы авыруларга караганда күбрәк үләләр.

   Хәзерге вакытта туберкулез белән авыручылар санының кискен  артуы күзәтелә. Микроскоп белән караганда таякчык рәвешендә озынча булганга микробларны туберкулез таякчыклары дип атаганнар. Микробны ачкан галим хөрмәтенә аларны Кох таякчыклары дип тә йөртәләр. Хәзерге заманда исә аны бөтен илләрдә туберкулез микобактерияләре дип атыйлар. Күпчелек очракта туберкулез һава юлы белән иярә, мәсәлән, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә, шулай ук микобактерияләр табылган какырык, төкерек буялган җирләргә тотынганда. Авыртып китәр өчен кешегә әлеге бактерияләр булган һаваны сулау да җитә.

 Авыруны дәвалау өчен төрле дарулар куллану нәтиҗәсендә туберкулез микобактерияләре дә үзгәрешләр кичерә. Микробның озынлыгы, юанлыгы һәм формасы шактый үзгәргәннәре дә очрый. Гадәтә, Кох таякчыклары чак кына дугаланып, парлашып торалар, икегә бүленеп үрчиләр.

 Туберкулез микобактерияләре үзләренең кайбер үзенчәлекләре белән дә башка микроблардан бик нык аерылып торалар. Мәсәлән, алар салкынга түзем. Хәтта -10 градуста да озак кына үлмиләр. Организмнан читтә микроб урчеми, ләкин озак вакыт тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак саклана. Урам тузанында ике атнадак артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була. Кайбер химик эретмәләр туберкулез таякчыкларын үтерә, шуңа күрә дә 5%лы хлорамин эретмәсе какрыкны зарарсызлау-дизенфекцияләү өчен кулланыла..

Туберкулезны дәвалап була, һәм аның белән көрәштә профилактиканың роле зур. Туберкулезны профилактикалау бала тугач башлана, аңа бала тудыру йортында балага иммунитет булдыру өчен БЦЖ прививкасы ясала.

Ата-аналарга шуны җиткерер идем: БЦЖ вакцинациясеннән баш тартмагыз, ул сезнең балаларыгызны туберкулезның иң авыр формаларыннан да саклый. Алга таба БЦЖ ревакцинациясен 7 яшьтә кабатлыйлар. Шулай ук туберкулезны иртә ачыклау өчен, 12 айлык яшьтән башлап, ел саен туберкулинодиагностика (Манту пробасы) үткәрелә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларга һәм яшүсмерләргә диаскинтест куела. 15 яшьтән башлап ел саен халыкка  флюорографик тикшерү үткәрелә.

  Район халкын ел саен флюорографик тикшерү үтәргә чакырам, чөнки туберкулез иртәрәк ачыкланган саен, аны дәвалау җиңелрәк. Флюорографик нурланыш дозасы бик аз, ә туберкулез белән авыру куркынычы күпкә югарырак. Кабатлап әйтәсем килә: туберкулез никадәр иртәрәк беленсә, аны шулкадәр тизрәк дәвалап була. Вакытында табылган туберкулездан тулысынча терелеп була.

Рамилә Бариева, 

Саба район үзәк хастаханәсенең табиб-фтизиатры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев