Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Тугызынчы сыйныф укучыларына өченче мәҗбүри имтихан кертелерме?

Укучылар тарих буенча телдән имтиханны 2028 елдан тапшыра башлаячак

9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар тарих буенча телдән имтиханны 2028 елдан тапшыра башлаячак. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте, аның сүзләрен «Новости» китерә. Ул тарих өченче мәҗбүри имтихан булачак, дип ассызыклады. Музаев шулай ук бу предметны бик мөһим дип атады.

Аттестация кертү турында укытучылар, укучылар һәм экспертлар белән фикер алышачаклар, дип билгеләп үтелә. Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, сынау ОГЭга керү формасы булачак. Биремнәр дәреслектәге материалларга туры киләчәк. Максат-укучыда тарихи процессларны аңлау бармы-юкмы икәнен билгеләү. Имтихан, министрлыкта көтелгәнчә, яшүсмерләрдә билгеле бер фикерләрне дәлилли яки кире кага белүне үстерергә, шулай ук теге яки бу вакыйгаларга һәм шәхесләргә үз мөнәсәбәтен формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://dzen.ru/a/agSmTFrEqxFxxrU0

Фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев