Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туйда туган уйлар

Туй дигәч тә, элек авыл урамнарыннан гармуннарын сыздырып, җырлашып кунактан-кунакка йөргәннәре искә төшә. Икешәр-өчәр көн туй итәләр иде ул чакларда. Табын түрендә - күрше-күлән бергә җыелышып әзерләгән ризыклар. Туйга бүләк итеп урын-җир, сөлге ише әйберләр салынуы гадәти күренеш буларак кабул ителгән. Алып баручы итеп табындагылар арасыннан бер җор теллесе сайлап...

Балаларының язмышын да ата-ана үзе хәл иткән. Бүген бик азы гына әти-әнисе таныштырган кеше белән гаилә кора. Аларга ата-ана белән торасы түгел, янәсе.
Хәзерге туйларга әзерлек иң элек тамада эзләүдән башлана. Хәленнән килгәннәре сиксәнешәр меңлеген чакырса, акча жәлләгәннәре иң аз дигәне белән канәгатьләнә. Кунакларны берничә сәгать күңел ачтыру өчен шулкадәр акча сорап алуны үзем берничек тә аңламыйм. Аз дигәннәре дә утызар мең тора бит аның. Нишлисең, бирүчесе булгач, алучысы табыла инде. Әнә шул азрак акча алганы шәбрәк тә алып бара әле. Туй башлангач, кунаклар белән таныштыру, теләкләр теләү бер сәгатькә сузыла. Тартма тотып яшь парларга бүләк итеп акча җыйганнан соң, тамада берничә җыр башкара. Аңа туйны алып бару өчен вакыты да санаулы гына кала. Кайбер тамадалар туйның башыннан ахырына кадәр, төрле юллар белән, акча җыю ягын карыйлар. Туачак балалар өчен бәләкәй колготкиларга җыйнау дисеңме, кияү белән кәләш фотосы төшерелгән этикетка белән шампан шәрабен сатып алумы... 200 сум чамасы торган шампан шәрабен өч-дүрт меңгә сатып алучыга табындагыларның күбесе гаҗәпләнеп карый. Кемдер «бигрәк бай кеше» дип, кемдер «саф акыллы кешеме икән бу», дип уйлый андыйлар турында. Шул бай дигәнеңнең үз гомерендә берәр шәфкатьлелек акциясендә катнашканы бармы икән, дип уйлап куясың. Кеше алдында күрсәтү өчен кылынган ул гамәл «менә без ничек яшибез» дигәнне аңлата.
Элек мәҗлеснең бер башында - ирләр, икенче башында хатын-кызлар утырса, хәзер бер башта - өлкәнрәкләр, икенчесендә яшьләр урын ала. Туйлар ресторан, кафеларда узган мәҗлесләргә баерак туганнарын чакырырга тырышалар. Соңыннан күпме акча җыелганын, кемнең ничә сум салганын сөйләп йөрүчеләре дә булмый калмый, әлбәттә. Табыннарын әзерләгәндә, андагы ризыкны бөтен кеше дә ашый алырлыкмы икәнен уйлап та карамый кайберәүләр. Диетик ризыклар гына ашап ияләшкән кеше туйдан ач килеш кайтып китәргә мөмкин. Ә аларны рәттән ашасаң, ашказаны яисә бавыр өянәгең кузгалуын көт тә тор. «Туйга барсаң, туеп бар», - дип шундыйларга карата әйтелгәндер дә инде. Һәр заманның үз көе дигәндәй, туйлар да үзгәрә шул...
Люция ХӘБИБУЛЛИНА
http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев