Уенчык мылтыкларның тышкы кыяфәте чын утлы коралга охшамаска тиеш. Бу көннәрдә Россия Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча комиссия башлыгы Владимир Слепак балалар уенчыклары җитештерү һәм сату турындагы законга шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итте.
Проект авторы фикеренчә, хәзерге уенчык мылтыкларның күбесен чын коралдан аеруы кыен....
Уенчык мылтыкларның тышкы кыяфәте чын утлы коралга охшамаска тиеш. Бу көннәрдә Россия Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча комиссия башлыгы Владимир Слепак балалар уенчыклары җитештерү һәм сату турындагы законга шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итте.
Проект авторы фикеренчә, хәзерге уенчык мылтыкларның күбесен чын коралдан аеруы кыен. Шуңа күрә алардан караклар да оста файдалана. Слепак фикеренчә, мондый уенчык мылтыклар бала психологиясенә дә начар тәэсир итә: агрессия уята, җинаятьче сыйфатларын тудыра. Ничек уйлыйсыз, уенчык мылтык җинаятьче тәрбияли аламы?
Наилә БӘШИРОВА, "Жасмин" психология үзәге белгече:
- Өч яшендә әле бала үзенең нинди уенчык белән уйнавын тиешенчә аңлап бетерми. Мылтыкмы ул, әллә инде машинамы - бала аны фәкать уенчык итеп кенә кабул итә. Бу чорда әле баланың дөньяны кабул итү дәрәҗәсе тиешенчә формалашып бетмәгән була. Уенчык мылтыктан атканда да ул аны кемгәдер начарлык эшлим, авырлык китерәм дигән уй белән эшләми - кулына уенчыгын ала да ата. 14 яшьлек бала турында сүз барганда, ул моны ниндидер явыз ният белән эшләгәндер дип шикләнергә була әле. Компьютердагы атышлы уеннарның зыяны бик зур. Сәгатьләр буе компьютер каршында кемгәдер атып, кемнедер яралап утырган баланың психикасында тайпылышлар булмый калмый. Ә менә гади генә уенчык мылтыкның бернинди зыяны да юк.
Алия ИСРАФИЛОВА, җырчы:
- Минем улым машиналар белән уйнарга ярата. Машина моделе чын прототибына күбрәк охшаган саен, ул аны ярата төшә. Инглизләрдә, бала тәрбияләп, вакытыгызны бушка уздырмагыз, алар барыбер сезгә охшаячак, шуңа иң элек үзегезне тәрбияләгез, дигән әйтем бар. Уенчыкларга карата күптән ниндидер үзгәрешләр кирәк иде. Кибет киштәләрен әллә нинди куркыныч хәшәрәт геройлар баскан. Мылтыкларны үзгәртеп кенә яхшы нәтиҗә булыр дип уйламыйм. Әмма балалар тәрбияләүне медиа-тирәлектән алып кибет киштәләренә кадәр җыештырудан башларга кирәк.
Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, ике малай әтисе:
- Мылтык белән уйнаудан гына җинаятьче булып үсәләрме икән?! Бәлки, киресенчә, балачагында уенчыклардан мәхрүм ителгәннәрнең психикасы дөрес формалашмыйдыр? Аннан мылтык, пистолетны җинаятьчеләр генә түгел, полиция, солдат, хәрбиләр дә куллана. Үзебез дә - мылтык тотып уйнап үскән малайлар! Бер дә җинаять кылу теләге туганы юк. Малаймы, яшүсмерме ул, ир-егетме - барысына да корал җене кагылгандыр инде. Улларыма килгәндә, алар, әлбәттә, пистолет, мылтык белән уйнарга ярата. Полиция хезмәткәре булып, бер-берсен куып йөриләр йә миңа килеп, документ тикшергән булалар. Тик бер кагыйдә бар. Коралны кешегә төзәргә ярамый! Бу хакта гел аңлатулар үткәрәм. Компьютерда атышлы, канлы уеннар уйнауны тыям, бездә моңа рөхсәт юк. Мылтык белән уйнаудан тыш улларым лего җыярга да ярата.
Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, тәрбияче (Нурлат районы):
- Уенчык мылтык бала психологиясенә тискәре йогынты ясый дип кистереп кенә әйтеп булмый. Бу мәсьәләнең ике ягы бар. Мылтык белән атып та, сакланып та уйнап була бит. Кечкенә чагында улымның уенчык мылтыклары бик күп иде. Аларның берсен дә үзебез алмадык, бүләк итеп бирделәр. Тик баланың аларга электән үк исе китмәде. Бер яшеннән бирле конструкторлар җыеп уйный иде ул. Эре детальле легодан башлаган идек, соңрак вак детальлесенә күчтек. Бу мавыгуы мәктәпкә кергәч тә дәвам итте. Бүген ул мәктәптәге лего җыю түгәрәгенә йөри.
Нет комментариев